Сокуры укытучысы халыкара танылу алды
Олеся Тимергазинаның казанышларын халыкара дәрәҗәдә югары бәяләделәр.
Сокуры “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Олеся
Фәнил кызы ”XXI гасыр педагогикасы: тәҗрибә, казанышлар, методика” конкурсында катнашты. Аның педагогик тәҗрибәсе судьялар комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде. Олеся Тимергазина “Ялны һәм сыйныфтан тыш эшчәнлекне оештыру” номинациясендә беренче урынны алды.
Олеся Фәнил кызын Халыкара педагогика конкурсында җиңүе белән котлыйбыз! Лаеш районында шундый педагоглар эшли.
Белешмә өчен.
Бу тәрбияче җиңүче булган беренче конкурс түгел. Узган елның октябрендә ул Бөтенроссия методик эшләнмәләр конкурсында җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев