«Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары махсус хәрби операциядә катнашучылар алдында чыгыш ясады
Севастополь шәһәрендә кичә хәрби-диңгез флоты көненә зур бәйрәм концерты узды.
Офицерлар, хәрби диңгез флоты матрослары — махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары һәм флот ветераннары алдында Татарстанның 23 муниципаль берәмлегеннән яшь артистлар — «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясады.
Үздәренең чыгышларында алар бәйрәм кунакларын Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте белән таныштырдылар, совет һәм Россия композиторларының җырларын башкардылар.
Концерт Россия Кара диңгез флоты һәм Татарстан Республикасының күпьеллык хезмәттәшлеге кысаларында, Кырымда фестивальнең традицион җәйге иҗади сменасы чорында узды. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре өчен җәйге иҗади смена 17 июльдән 8 августка кадәр Алуштада «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагеренда, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев