Суд приставлары кызларының әниләре белән аралашу хокукын яклап калдылар
Лаеш районы суд приставлары бүлегендә граждан Г.ның үз сеңелләренә әниләре белән аралашуга каршылыклар тудырмау бурычын үтәмәве турындагы эше башкаруда.
Суд туганнарның аралашу тәртибен билгеләде: атнага өч мәртәбә берничә сәгать һәм ай саен бер атна ана кызларының берсендә кунакта була ала. Өч тапкыр суд билгеләгән көннәрдә һәм сәгатьләрдә хатын-кызлар суд приставы-башкаручы озатуында үз әниләре белән очрашырга омтылалар. Әмма бурычлы ишекне ачмый һәм кыз туганнарын өйгә кертми.
Хокукларын яклаучылар сүзләре буенча, аларның әниләре 2 төркем инвалид, үзен мөстәкыйль карый алмый, ярдәмгә мохтаҗ. Әмма бурычлы һәм аның гаиләсе ананы тиешенчә карамый. Кызлары әниләрен тәрбияләргә телиләр, әмма бурычлы каршылыклар тудыра. Башкарма комитет һәм социаль яклау хезмәте мәгълүматлары буенча, бурычлы алар белән элемтәгә бармый, шулай ук әниләре белән аралашуга каршылыклар булдыра.
Барлык бу фактлар нигезендә Лаеш район суды өлкән яшьтәге хатын өчен ахыр чиккә барырырга рөхсәт итте: өй ишеген ватып керергә. Шулай эшлиләр дә: суд приставлары МЧСны һәм тиз хәрәкәт итү отрядын чакыралар. Башкару гамәлләре ЭЭМ хезмәткәре катнашында тормышка ашырыла. Еллар узгач ана кызлары белән очраша алды. Суд карарына ярашлы төстә, карт хатын бер атна кызында яшәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев