Ташкирмән мәктәбендә Парламент дәресе узды
5-9 сыйныф укучыларына “Без – Россия гражданнары” темасына Парламент дәресе үткәрелде.
Дәрес укучыларның хокукый культурасын формалаштырырга, җәмгыятьтә үзеңнең урынны аңларга ярдәм итәргә, үзеңдә патриотизм, җәмгыять һәм ил каршында җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләргә өйрәтә. Дәрес барышында укучылар нинди хокуклар һәм бурычлар булуын белделәр.
Парламент дәресен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Бустыбанова үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев