«Татар кызы»: Кече Елгадан Ризәлә Сибгатова иң максатчан кыз дип табылды
23 июньдә, Әлмәттә гүзәллекне, талантны һәм милли традицияләргә тугрылыкны берләштергән «Татар кызы» республика конкурсының финалы тәмамланды.
Лаеш районы исеменнән сәхнәдә Кече Елга авылында туып-үскән Ризәлә Сибгатова чыгыш ясады. Ул «Иң максатчан кыз» номинациясендә җиңүче булды.
«Татар кызы» — ул матурлык конкурсы гына түгел. Дистә еллар эчендә ул яшь татар кызларының тышкы кыяфәтен генә түгел, ә туган телне, тарихны, гореф-гадәтләрне һәм халык иҗатын тирән белүләрен күрсәтә торган мәйданчыкка әйләнде.
Катнашучылар берничә этапны уздылар: визитка, иҗади номер, милли кием күрсәтү һәм интеллектуаль бәйге.
«Иң максатчан» кебек номинациядә җиңү — бу сәхнә образын гына түгел, ә бәйгедә катнашучының финалга кадәрге юлда күрсәткән шәхси сыйфатларын, характерын тану дигән сүз.
Ризәлә Сибгатова республика дәрәҗәсендә районыбызны лаеклы яклады. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм сәхнәдә дә, тормышта да яңа уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев