Татар Сараланында Нәүрүз: 21 еллык традиция һәм күңел җылысы
Татар Сараланы авылында язны каршылау бәйрәме — Нәүрүз быел аеруча дус һәм җылы атмосферада узды.
Бу чараның үз тарихы бар: авыл мәдәният йортында ул инде 21 нче мәртәбә оештырыла. Элек мәктәптә башланып киткән бу традиция бүгенге көндә бөтен авылны берләштерүче зур тантанага әверелгән.
Бәйрәмне мәдәният йорты мөдире Тәнзилә Нуруллина изге теләкләр белән ачып җибәрде. Ул авылдашларына иминлек, гаиләләренә тынычлык һәм мул тормыш теләде. Авылның хөрмәтле өлкәннәре дә читтә калмады: алар үзләренең хәер-фатихаларын бирделәр, язга багышланган моңлы җырлар башкардылар. Балалар исә Нәүрүзгә атап ятлаган шигырьләрен сөйләп, бәйрәмгә ямь өстәделәр
.
Нәүрүзнең төп символы — казанда пешкән кайнар ботка әзер булганчы, авыл халкы ачык һавада төрле уеннар уйнап күңел ачты. Чара ахырында һәркем илебезгә тынычлык теләп, бергәләп тәмле боткадан авыз итте.
«Бәйрәмебез бик күңелле һәм җанлы үтте», — дип билгеләп үтте Тәнзилә ханым. Традицияләрне саклап, язны шулай бердәм каршы алу авыл халкына яңа көч һәм өмет бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев