Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнехановның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне — Ватанга бердәмлекне һәм мәхәббәтне гәүдәләндерүче бөтенхалык бәйрәме белән котлыйм.
23 февральдә без илгә хезмәт иткән һәм хезмәт итүче, аның суверенитетын тәэмин итүче, тарихи җиңү традицияләрен дәвам итүче һәркемгә тирән хөрмәт күрсәтәбез. Татарстан җире һәрвакыт Ватаныбыз өчен батырларча көрәшкән, фронтта да, тылда да кыюлык күрсәткән батырлары белән дан тота.
Үзләрен кызганмыйча, азатлык яулап, киләчәк буыннарга тормыш бүләк иткән кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүген аерым рәхмәт сүзләре яңгырый. Аларның фидакарьлеге һәм ныклыгы киләчәктә дә безнең барыбыз өчен дә югары әхлакый ориентир булып хезмәт итәчәк.
Җиңүчеләр буыны эшен яңа заман геройлары — Югары башкомандующий, милли лидер Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә үзләренең хәрби бурычларын батырларча үтәүче махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә. Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, безнең яклаучыларыбызга бөтен республика белән ярдәм итәбез, нык тыл белән тәэмин итәбез, фронт өчен кирәкле бөтен нәрсәне башкарабыз.
Без егетләребезгә нык ышанабыз һәм аларны җиңү белән көтәбез!
Барлык һәлак булган Ватанны саклаучылар алдында, бүген аны яклаучы һәркем алдында — аларның батырлыкларына лаеклы булу, киләсе буыннарга Ватанга намус һәм тугры хезмәт итү идеалларын тапшыру безнең бурычыбыз.
Тарихи хәтерне саклау, гражданнар теләктәшлеген ныгыту һәм Ватанны саклаучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең барлык буыннарына хөрмәт йөзеннән 2026 ел Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.
Ватанны саклаучылар көне һәрберебезгә тышкы авырлыкларны бергәләп кенә җиңеп чыга алуыбызны, туган республикабызның һәм илебезнең алга таба чәчәк атуын бергәләп кенә тәэмин итә алуыбызны искәртеп торсын.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, көч һәм күңел күтәренкелеге телим!
Бәйрәм белән! Ватанны саклаучылар көне белән!
Р. Н. Миңнеханов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев