Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
яңалыклар

Татарстан Росреестрына физик затларның банкротлыгы буенча Топ-6 сорау

Росреестр белгечләре укучыларның иң киң таралган сорауларына җавап бирә.

- Әйтегез әле, Росреестрның банкротлык процедурасына нинди мөнәсәбәте бар?

- Росреестр контроль (күзәтчелек) органы функцияләрен башкара. Бу без үзрегуляцияле арбитраж идарәчеләре оешмалары эшчәнлеген контрольдә тотуны гамәлгә ашырабыз, шулай ук безгә кредиторларның җыелышларында һәм банкротлык турындагы эш буенча суд утырышларында катнашу вәкаләтләре бирелгән дигән сүз. Моннан тыш, Росреестрның вазифаи затлары арбитраж идарәчеләренә һәм үзкөйләнешле оешмаларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле.

- Банкрот гражданнарга карата нинди процедуралар кертелә?

Банкротлык турындагы эшне караганда түбәндәгеләр кулланыла: граждан бурычларын реструктуризацияләү, гражданинның мөлкәтен сату, җәмәгать килешүе.

- Банкротлык процедуралары турында мәгълүматны кайда алырга?

Банкротлык процедуралары турында мәгълүматларны банкротлык турында мәгълүматларның Бердәм федераль реестрының (ЕФРСБ) (http://bankrot.fedresurs.ru) сайтында, рәсми басма - «Коммерсантъ» газетасының (http://bankruptcy.kommersant.ru) сайтында һәм электрон суд эшчәнлегенең (http://kad.arbitr.ru/) сайтында алырга мөмкин.

- Гражданинның банкротлык процедурасы күпме тора?

Бурычлының банкротлык процедурасына агымдагы чыгымнары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: финанс идарәчесен бер үк вакытта егерме биш мең сум күләмендә бүләкләү, шулай ук суд чыгымнары һәм рәсми басмада һәм ЕФРСБда мәгълүмат бастыруга киткән чыгымнар.

- Банкрот граждан мәгълүматны хәбәр итәргә һәм милекне финанс идарәчесенә тапшырырга тиешме?

Граждан финанс идарәчесенә аның таләбе буенча үз милкенең составы, әлеге мөлкәтнең урнашу урыны, үз йөкләмәләре составы, кредиторлары һәм гражданның банкротлыгы турындагы эшкә катнашы булган башка мәгълүматлар бу хакта таләп алынганнан соң унбиш көн эчендә бирергә бурычлы. Граждан аны банкрот дип тану турында карар кабул ителгән көннән соң килүче эш көненнән дә соңга калмыйча, финанс идарәчесенә үзенең булган барлык банк карталарын тапшырырга тиеш.

- Яңалыклардан граждан банкротлыгының, судсыз һәм арбитраж идарәчедән башка, гадиләштерелгән формасы турында ишеттем, дөресме бу?

Чыннан да, 2020 елның 1 сентябреннән гражданның Судтан тыш банкротлыкка чыгуы гамәлгә керде, аның йөкләмәләре 50 000 сумнан 500 000 сумга кадәр һәм төгәлләнгән башкарма производство белән. Бу хакта гариза яшәү урыны яки тору урыны буенча МФЦга түләүсез бирелә. Гражданның судтан тыш банкротлык процедурасын кузгату турында мщг]лъматлар ЕФРСБка кертелгәннән соң 6 ай узгач, ул тәмамлана. Гаризада күрсәтелгән бурыч, өметсез дип таныла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: росреестр Лаеш районы банкрот лаешта реклама сорау сорау