Татарстан вәкилләре Севастопольне яклаучыларны искә алдылар
Татарстан Республикасыннан тантанада шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов катнашты.
Хәрби-диңгез флоты көнендә Татарстан вице-премьеры — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин 1941-1942 елларда Севастопольне каһарманнарча саклау мемориалына чәчәкләр салды.
Равил Әхмәтшин Россия Хәрби-диңгез флоты көне кысаларында ел саен Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Севастопольгә килә, анда Кара диңгез флоты командованиесе һәм республика хәрбиләре белән очраша, истәлекле чараларда катнаша.
Фото чыганагы: ТАТМЕДИА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев