Татарстанда кешеләрнең урманнарда булуларын өч атнага чикләделәр
Мондый карарга республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Тыю республикага бирелгән IV класслы янгын куркынычы аркасында кертелә.
Урманнарга барып, машина белән керергә ярамый, билгеле бер эшләрне башкару да чикләнгән. Искәрмә — «Урманнардан файдалану буенча эшчәнлек алып баручы затларның» урман аша узучы гомуми файдаланудагы юллар буенча үтүе.
Урманга керү 31 урманчылык территориясендә, шул исәптән Лаеш районында 21 көнгә чикләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев