Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
яңалыклар

Татарстанда шимбә көнне “Хәтер бакчасы” акциясе узачак

“Хәтер бакчасы” үсентеләр утырту чарасы 29 апрельгә планлаштырылган.

Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын бәйрәм итү кысаларында уза.

Агачлар фронттан кайтмаган геройлар, туганнары һәм якыннары истәлегенә утыртылачак.

Акция кайда һәм ничәдә башланачак:

- 10:00 сәгатьтә башлана

Үткәрү урыны:

  • Лаеш районы Тарлаши авылы янында,
  •  Биектау районының Шушары авылы,
  •  Биектау районының Каменка шифаханәсе янында.
  •  Бөгелмәнең үзендә һәм районда: Ленин урамындагы балалар паркында һәм Айдын паркында, шулай ук Карабаш бистәсендә.

Татарстан җирлекләрендә “Хәтер бакчасы” акциясе турында тулырак кайда танышырга мөмкин?

- Мәгълүмат ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтларында һәм “Хәтер бакчасы” акциясендә бар.

Белешмә өчен

- Татарстанда “Хәтер бакчасы” акциясе дүртенче тапкыр үткәрелә.

- 378 мең татарстанлы фронттан туганнарына һәм якыннарына әйләнеп кайтмады.

- Акция кысаларында 1 миллионнан артык үсенте утыртылыр дип көтелә.

- Барыбызны да акциягә кушылырга һәм үз героебыз хөрмәтенә агач утыртырга чакырабыз, - дип искәртте республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы “Хәтер бакчасы” үсенте утырту