Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстанда хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына даими ярдәм оештырылган

Бу хакта Татарстан Республикасында иреклелекне (волонтерлыкны) үстерү буенча ведомствоара совет утырышында сүз барды, ул ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева рәислегендә төбәк Министрлар Кабинетында узды.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом» хәрәкәте сугышчыларга да, аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтә. Татарстан муниципаль берәмлекләрендә 11000гә якын мобилизацияләнгән гаиләнең социаль портретлары төзелгән, бу эш даими режимда алып барыла. Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә федераль, республика һәм муниципаль социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат оператив рәвештә җиткерелә.

Республикада эшләүче кайнар линияләргә махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүнең төрле мәсьәләләре буенча даими рәвештә мөрәҗәгатьләр килә. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча аларны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә карау өчен чаралар күрелде.

Волонтерларны өстәмә җәлеп итү максатыннан презентация эшләнде, ул республиканың югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентларына күрсәтеләчәк. Мондый очрашулар Казан медицина көллиятендә, Казан федераль университетында, Идел буе спорт һәм туризм университетында һәм Казан инновацион университетында узды инде.
Хәрәкәт складында (Казан, Мәҗит Гафури урамы, 46 йорт) сугышчылар өчен ярдәм кабул ителә, шулай ук зур габаритлы йөк туплана. Яңа склад эшли башлаганнан бирле КНИТУ-КХТИ, КДАТУ, КИУ, Казан медицина көллияте, Татарстанстат, социаль фонд бүлеге, Алабуга районы вәкилләре аеруча активлык күрсәтте.

2022 елның октябреннән 2023 елның сентябренә кадәр Татарстан халкынан төзелгән 12 бүлекчә хәрбиләренә ярдәм күрсәтелде. Махсус операция зонасына биш югары үтемле автомобиль җибәрелде, тагын ике автомобиль җибәрү планлаштырыла. Моннан тыш, госпитальләргә һәм Татарстанга буйсынган Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелә.

Хәрбиләргә ярдәм берничә зур партия тарафыннан җибәрелә (27 февраль, 17 март, 16 апрель, 26 август, 7 октябрь). Аерым алганда, 7 октябрьдә махсус операция зонасына татарстанлылар хезмәт иткән 1231 нче полктан алынган конкрет заявка буенча 2,5 тоннага якын йөк җибәрелгән. Бу көннәрдә полкларның берсеннән килгән чираттагы гариза буенча ярдәм формалаштырыла, ноябрь ахырына йөк җибәрү планлаштырыла.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом» Республика хәрәкәте хәрбиләргә ярдәм итәргә дәртләндерелгән волонтерлык җәмгыятьләренә ярдәм күрсәтү һәм координацияләү буенча актив эшен дәвам итә. Аерым алганда, Казанның архиерей ишегалдындагы «ZOV» волонтерлык хәрәкәте эшен оештыру өчен маскировка челтәрләре ясау өчен кирәкле материаллар бүлеп бирелгән.

Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары буенча үткәрелә. Хакимиятләр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген күп тапкырлар белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция