Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстанның барлык районнарында җылыту сезоны башлану турында карар кабул ителде

Республикада 2,4 меңнән артык котельная эшли башлады.

Автор фотосы.

ТР хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, социаль объектларда да, торак йортларда да җылылык кертелгән. 
Хәзерге вакытта республикада 2 466 котельная эшли башлады (77%). 9 853 күп фатирлы йортта җылыту эшләре башланган, бу республика торак фондының 55% тәшкил итә.

Җылыту сезонының конкрет датасы юк. Әгәр дә көнлек уртача һава температурасы ким дигәндә биш көн +8 градустан түбән булса, ул кертелә.

1 604 сәламәтлек саклау объекты (81%), 2 809 мәгариф объекты (86%), 1 211 мәдәният объекты (63%), 229 яшьләр спорт объекты (яки тармак объектларының гомуми санының 63%), шулай ук 24 социаль яклау объекты (75%) җылылык белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы җылыту сезоны