Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе мал-туарны кертү кагыйдәләрен искә төшерә

Татарстанга мал-туар алып кайтырга планлаштыручылар бу адымны алдан республиканың Баш ветеринария идарәсе белән килештерергә тиешлеген онытмаска тиеш.

   Моннан тыш, һәр мал партиясе өчен ветеринария озату документлары, шул исәптән 1нче формадагы таныклык рәсмиләштерелүе мәҗбүри. Маллар кайтарылгач, алар 30 көнлек карантин үтәргә тиеш. Хуҗалар биологик иминлекне тәэмин итәргә бурычлы: территорияне кртмаларга, транспортны дезинфекцияләргә һәм хезмәткәрләр өчен кием алыштыру, эшкәртү урыннары (санитар пунктлар) оештырырга кирәк. Маллар тотылган урыннарга чит кешеләрне кертү катгый тыела.
Пастереллез: нәрсә белергә кирәк?
Баш ветеринария идарәсе шулай ук пастереллез — мал-туар һәм кош-кортларның йогышлы авыруы турында кисәтә. Чир контакт аша, әйберләр һәм тирә-як мохит аша йога. Пастереллез үпкә ялкынсынуы, шешенүләр, ринит, артрит, конъюнктивит һәм диарея китереп чыгара.
Инкубация чоры малларда 14 көнгә кадәр, ә мөгезле эре терлектә 90 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Инфекция чыганагы булып чирле маллар гына түгел, ә тышкы яктан сау-сәламәт күренгәннәре дә торырга мөмкин.
Татарстан пастереллез буенча имин төбәк булып калса да, авыруга шик туган очракта кичекмәстән район ветеринария хезмәтләренә яисә идарәнең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Малларның сәламәтлеге һәм авыруларны алдын алу — төбәк иминлегенең нигезе.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев