Татьяна Ларионова июль аенда гамәлгә керәчәк социаль законнар турында сөйләде
Татьяна Ларионова Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты. Ул 2023 елның 1 июленнән гамәлгә керәчәк социаль юнәлешле законнарны санап чыкты.
Фото: «Татар-информ».
Катнашучыларның балалары югары уку йортларына кергәндә ташламалар алачак. Коронавирустан үлгән табибларның балалары медицина һәм фармацевтика программаларына имтиханнарсыз укырга керә ала.
1 июльдән каты авыручы балалар өчен даруларны НДСтан азат итү, пенсия алуны гадиләштерү һәм социаль ярдәмнең бердәм стандартлары турында законнар гамәлгә керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев