Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

ТР Кадастр палатасына 20 ел

​​​​​​​Бу ике дистә елда Кадастр палатасы тарафыннан шактый эш башкарылды. Аның нәтиҗәсендә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшырды һәм оешма эшчәнлегендә өстәмә хезмәт күрсәтү чаралары барлыкка килде.

Бүгенге көндә аның хезмәтенә халык та, дәүләт  тә һәм эшкуарлар да мохтаҗ. Бу хакта газета укучыларына Татарстан Республикасының Кадастр палатасы директоры Аркадий Белкин сөйләде.

-Аркадий Александрович, сөйләгез әле, 20 елда конкрет нәрсәләр эшләнде?

-Россияда Кадастр системасына исәпкә кую, күчемсез милеккә хокукларны теркәү, Россия Федерациясендә бердәм базы мәгълүмактларын булдыруда шактый юл үтелде.

Шуны да әйтеп үтик, бу елларда ТР Кадастр палатасы Россия Федерациясе төбәкләрендә тормышка ашырылган күп кенә проектларда катнашты. Мәсьәлән, 2007 елда Татарстанда күчемсез милекне үзәкләштерелгән дәүләт кадастрына күчерү башланды. Ә 2008 елда- капиталь төзелеш обьектларын Бердәм дәүләт реестрына. Аның үзенчәлеге шунда: күчемсез милек обьектларын һәм җир участокларын бер оешмада учетка куеп була. 2009 елда безнең филиал илдә беренчеләрдән булып кадастр учетына кую хокукын алды. Нәтиҗәдә документлар белән эшләү вакыты күпкә кыскарды, ә 2010 елда оешма Россиядә беренчеләрдән булып Росреестр дәүләт хезмәте күрсәтү порталында дәүләт хезмәтен электрон алым белән күрсәтә башлады. Бу алым халыкка кадастр учеты оешмасына килмичә генә мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирде, ул вакытка экономия ясый. Шулай ук 2010 елда татарстанлылар күчемсез милекне исәпкә кую һәм аны сату өчен теләсә кайсы Кадастр палатасына яки Росреестр идарәсенә документларын тапшыра ала.

Безнең оешма 2018 елда беренчеләрдән булып кадастр эшләр архивын электрон вариантка күчерде. Бүгенге көндә анда 4 миллионнан артык җир участоклары һәм капиталь төзелеш обьектлары турында мәгълүмат саклана.

-Бүгенге көндә Кадастр палатасы эшчәнлегендә нинди төп юнәлешләр бар?

-Татарстан республикасындагы Кадастр палатасы бик тиз үсә һәм учетка кую өлкәсендә бөтен таләпләргә җавап бирә. Кадастр палатасы белгечләре дәүләт кадастр учеты һәм хокукларны регистрацияләү турында гаризаларны эшкәртәләр, Бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар бирәләр, күчемсез обьектлары чикләре һәм адреслары турында мәгълүматләрне реестрга кертәләр. Җир участокларын һәм капиталь төзелеш обьектларын кадастр учетына кую өчен документларны дөрес хәзерләү буенча мәсьәләләрдә кадастр инженерлары белән алып барыла. Хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән электрон элемтә ярдәмендә хезмәттәшлек тормышка ашырыла.

Халыкка хезмәт күрсәтү ысулларын арттырып, Кадастр палатасы дәүләт хезмәтеннән файдалануны җиңеләйтергә һәм җайлы итергә омтыла. Гариза бирүчеләргә җайлы булсын өчен алар янына барып хезмәт күрсәтү, документларны курьер белән китерү оештырылды. Үзебезнең Удостоверяющий үзәк булдырылды. Ул электрон ысул белән кул куелган сертификат бирә. Моннан тыш, белгечләр физик һәм юридик затлар өчен консультация уздыра, кадастр инженерлары өчен лекция укый.

Консультация бирү хәзер бик  таралды. Аның ярдәмендә ызан һәм техник планнарны тикшерү проекларга иск таләпләре әзерләү, төрле мәсьәләләр буенча анализ ясау тәкъдимнәрен кертү тормышка ашырыла. Алар барысы да күчемсез миллеккә бәйләнешле.

Күчемсез милекненең Бердәм дәүләт реестрыннан халык өчен мәгълүматлар бирү безнең хезмәттә зур урын алып тора. Бүгенге көндә күчермәләрне берничә ысул белән алып була, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтү үзәкләре аша. Ул үзәк “Мои документы” (МФЦ)  Росреестрның махсус порталы. Шулай ук Федераль кадастр палатасының онлайн сервисы ярдәмендә эшләп була. Быелның май аенда гражданнар өчен Бердәм дәүләт реестырыннан шушы күчермәләрне алу мөмкин: күчемсез обьектка караган төп мәгълүматлар һәм хокуклар, күчемсез обьект, РФ Дәүләт хезмәте аша күчемсез милек обьектына хокукларның башкага күчүе турында.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, “Личный кабинет” Росреестрының онлайн сервисында иң киң кулланыла. Мондый хезмәт гражданнарга өйдән һәм эш урыныннан чыкмый күчемсез миллекне рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә, шулай ук күчемсез миллекне күзәтеп торырга, контроль итәргә булыша.

-Күчемсез миллек өлкәсендәге закон яңалыкларынан соң 2021 елда Кадастр палатасы эшендә нәрсә үзгәрде? Сезнең оешма яңа проетларда катнашамы?

-“Күчемсез милекне дәүләт регистрациясенә кертү турында” Федераль закон керткән үзгәрешләр Кадастр палатасына кагыла.

Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына  мәгълүматләр бирү хокукы хәзер тулысынча кадастр палатасына йөкләнә. Элек мондый хокуклар Кадастр палатасы һәм Росреестр арасында бүленгән иде. Хәзер гариза бирүчеләр җир участогы чикләре турында акт копиясен миҗапланынан (ызан) аерым мәгълүматләр таләп итә ала.

2021 елдан башлап Росреестр Россиянең саннар үстерү, элемтә һәм массакүләм коммуникация министрлыгы белән бергәләп җир һәм күчемсез милек турында Бердәм инфармацион ресурс булдыру буенча экспериментны тормышка ашыра. Ул төбәкләрдә булган 4 пилот проектының берсе. Аның төп максаты- дәүләт һәм муниципаль хаккимият оргыннарының информация системасында булган төрле мәгълүматләрне берләштерү. Ул җир, миллек комплексы белән идарә итүне һәм граждыннарга, оешмаларга дәүләт хезмәтен күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ТР Кадастр палатасына 20 ел