Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

«Транснефть — Прикамье» белгечләре һөнәр сайлауга багышланган чара уздырды

Тематик дәрес кысаларында укучылар предприятие тарихы, нефть һәм нефть продуктларын ташуның төп процесслары, торба үткәрү тармагының ил өчен мөһимлеге турында белделәр.

  «Транснефть — Прикамье» АҖ Казан район нефть үткәргеч идарәсе (РНУ) вәкилләре Лаеш районының Сокуры авылындагы Г.Р. Державин исемендәге күппрофильле лицейда 9–11 сыйныф укучылары белән очраштылар.
Казан РНУ җитәкчесе урынбасары Даниил Зискин һәм идарәнең кадрлар бүлеге җитәкчесе Гүзәл Галиева лицей укучыларына тармактагы ихтыяҗ зур булган һөнәрләр, максатчан уку перспективалары, яшь белгечләрнең карьера үсеше өчен тудырылган шартлар һәм компаниянең төбәкләрне үстерүгә керткән өлеше турында сөйләделәр.
«Безнең һөнәр юнәлеше бирү эшебезнең максаты — мәктәп тәмамлаучыларның инженерлык белгечлекләренә һәм техник профильдәге эшче һөнәрләренә кызыксынуын арттыру, тармакның булачак белгечләрендә кирәкле компетенцияләрне үстерү», — дип билгеләп үтте предприятие белгечләре.
Һөнәр сайлауга багышланган мондый чаралар — «Транснефть — Прикамье» АҖ тарафыннан кадрлар резервын формалаштыру максатыннан уку йортлары белән хезмәттәшлек кысаларында алып барыла торган системалы эшнең бер өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев