Урманнарыбыз чистарак булсын
“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясенең язгы этабы старт алды
Быел ул ике этапта үтә: 22 апрельдән 22 июньгә һәм 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр. Акциянең язгы этабы кысаларында урман фонды территорияләрен каты көнкүреш калдыкларыннан, корыган һәм ауган агачлардан чистарту планлаштырыла. Аншлаглар, мәгълүмати щитлар һәм урмандагы ял итү урыннары ремонтланачак һәм төзекләндереләчәк.
“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясе ТР урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда санитар-экологик хәлне яхшырту. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында үтә. Аның даими катнашучылары – ТР Президенты аппараты, ТР Министрлар Кабинеты аппараты, ТР Дәүләт Советы, министрлыклар һәм ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман участоклары арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм махсус урта белем уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, волонтерлар.
Белешмә өчен: 2018 елда акциягә 7 меңнән артык кеше кушылды, урман фондыннан 3740 куб метр каты көнкүреш калдыклары, корыган һәм ауган агачлар җыелды һәм түгелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев