Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Усады авылында яңа һәйкәл Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлары истәлеген мәңгеләштерә

“Яңа һәйкәл, һичшиксез авылның лаеклы бизәге булачак, мондый һәйкәл башка беркайда да юк”, - дип билгеләп үтте Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов.

Усады авылы халкы искиткеч бүләк алды. Бу көнне алар түземсезлек белән көттеләр. Һәм менә хәзер җирлекнең иң матур урыннарының берсендә, яңа өйләнешкәннәр паркында – Азат итүче авылдаш сугышчыларга һәйкәл урнашты.

Бу чын мәгънәдәге тарихи вакыйга Усадыга күп кенә югары кунакларны  җыйды – Татарстан Республикасы һәм безнең Лаеш районы җитәкчеләрен, җирле халыкны , лаешлыларны, Усады прогимназиясе укучыларын. Әмма үткән һәм хәзерге еллардагы вакыйгаларның турыдан-туры шаһитлары булган  блокадалы Ленинградта яшәгән Валентина Дуреева һәм Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий Кузичкин митингның иң хөрмәтле кунаклары булдылар.

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы һәйкәл 9 май усады Лаеш районы