Үзбәкстанлылар Лаеш районында үз илләренең Президентын сайлауда тавыш бирә алачак
Үзбәкстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлаулар 2023 елның 9 июлендә узачак.
Үзбәкстанлылар Лаеш районында үз илләренең Президентын сайлауда тавыш бирә алачак
Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 28 июненнән 5 июленә кадәр Үзбәкстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауны оештыру һәм үткәрү кысаларында мобиль сайлау комиссияләре (төркемнәре) эшләячәк. Лаеш районында тавыш бирү 2023 елның 2 июлендә якшәмбе көнне 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак. Лаеш районы, Каип авылы, Центральная урамы, 50 йорт адресы буенча урнашкан «Егорьевские теплицы» ҖЧҖ бинасында тавыш бирергә мөмкин булачак.
Людмила Никифорова фотосы.
Реклама хокукларында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев