Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Владимир Путин махсус операциядә катнашучыларга газ кертүгә субсидия бирергә кушты

Махсус операциядә катнашучылар газлаштырылган төбәкләрдә яшәсә, аларга йортларга газ кертү өчен субсидия бирергә мөмкиннәр. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның Россия энергетика атналыгы йомгаклары буенча йөкләмәләре исемлегендә әйтелә.

Субсидия күләме бер йорт хуҗалыгына 100 мең сумнан да ким булмаячак. Акчаны газ җиһазлары сатып алуга, шулай ук җир кишәрлегендә газ челтәренә тоташтыру өчен кирәкле эшләрне башкаруга сарыф итәргә мөмкин.

Моннан тыш, әлеге хезмәтне гариза нигезендә I төркем инвалидларга һәм инвалид бала караучы гражданнарга да күрсәтү мөмкин булачак.

«Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затларына, элек бирелгән йөкләмәләрне исәпкә алып, газлаштырылган торак пунктларда яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, I төркем инвалидларга һәм инвалид балаларны караучы затларга, мондый гражданнардан тиешле гариза килгән очракта, газ җиһазлары сатып алуга һәм аларның җир кишәрлеге эчендә газ тарату челтәрләренә технологик тоташтыру өчен кирәкле эшләрне башкаруга бер йорт хуҗалыгына 100 мең сумнан ким булмаган күләмдә субсидияләр бирүне тәэмин итүне тәкъдим итәргә», — диелә документта.

Вазифаи затлар Россия Хөкүмәтенә 2024 елның 15 гыйнварына кадәр кабул ителгән чаралар турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Моннан тыш, Хөкүмәткә Федерация субъектларына субсидияләрне финанслауны тәэмин итү йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция СВОга ярдәм