Владимир Путин Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга рәхмәт белдерде
Владимир Путин имзалаган тиешле боерык хокукый актларның рәсми басылышы сайтында урнаштырылган.
Фото: «Татар-информ»
Россия Президентының рәхмәте Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга игълан ителде. Владимир Путин имзалаган тиешле боерык хокукый актларның рәсми басмасы сайтында урнаштырылган (16нчы бит).
«Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрүдәге казанышлары өчен Россия Федерациясе Президентыннан — Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе мөфтие Сәмигуллин Камил Искәндәр улына рәхмәт белдерергә», — диелә документта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев