Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Хәерби мәктәбенең ЮИДчылары ЮИД отрядларын туган көннәре белән котлый

Хәерби мәктәбенең “Зебра” исемле ЮИДчылары – районда иң көчлеләрнең берсе.

Советлар Союзында 1973 елның 6 мартында Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары булдыру турында нигезләмә раслана. Бер ел да үтмәде - илдә 14 меңгә якын ЮИД отряды оешты.

Яшь юл инспекторлары белән төрле слетлар һәм ярышлар уздыра башлыйлар. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнә һәм яшьтәшләре белән профилактик эш алып бара. Мәктәпләрдә һәм мәктәптән тыш учреждениеләрдә җиһазландырган кабинетлар һәм хәрәкәт иминлеге почмаклары барлыкка килде. Беренче Бөтенроссия ЮИД слеты 1975 елның сентябрь ахырында “Орленок” Бөтенроссия лагеренда уза. Анда РСФСРның 72 төбәгеннән 870 иң яхшы юидчы җыела.

Хәзерге вакытта яшь юл хәрәкәте инспекторлары 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 465000 катнашучыны берләштерә, Россия Федерациясендә  85 субъектта 35000 отряд эшли.

Хәерби укучылары район һәм республика чараларында катнаша. 2022 елның 21 һәм 22 сентяберендә Түбән Камада ЮИД отряды республика форумы узды. Анда бөтен республика юидчылары җыелды. Лаеш районын Хәерби урта мәктәбе  ЮИД отряды укучылары тәкъдим итте. Отряд җитәкчесе Рөстәм Хәсәнов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Хәерби юидчылар “Зебра” юидчылары