Хезмәт юлы: Лаеш районы хәрби комиссары Айрат Гайнуллинның юбилее
Лаеш районы хәрби комиссары Айрат Гайнуллин — тормышы бурычка, намуска һәм Ватанга тугрылыкка хезмәт итүнең җанлы үрнәге булган шәхес.
Айрат Кәримулла улының тәрҗемәи хәле — коры вазыйфалар исемлеге генә түгел, ә яшьтән өстенә Ватанны саклау бурычын алып, аны намус белән үтәп килүче офицер тарихы.
Ул 1971 елның 23 маенда Балык Бистәсендә туа. Кечкенәдән үк Айрат хезмәт сөю һәм җаваплылык сыйфатларын сеңдереп үсә. 1988 елда мәктәпне тәмамлагач, яшүсмер җиңел юллар эзләп йөрми. Ул чын офицерлар үстерүче Казан югары танк команда училищесын сайлый. 1992 елда, диплом алгач, лейтенант Гайнуллин чын сынауларга әзер була. Аның хезмәт юлы танк взводына командалык итүдән башлана. Нәкъ менә шушы елларда аның характеры чыныга, яшь офицер солдатлар өчен ышанычлы терәк булырга өйрәнә. Офицер хезмәтенең беренче елларында ук аңа Приднестровьеда җитди сынаулар белән очрашырга туры килә. Бу тәҗрибә аның алдагы бөтен тормышының нигезе була.
1998 елдан башлап подполковник Айрат Кәримулла улының язмышы хәрби комиссариат белән бәйле. Ул Балык Бистәсе районы хәрби комиссары урынбасарыннан алып Лаеш районы хәрби комиссарына кадәрле хезмәт юлын үтә. Биредә ул инде 15 елдан артык хезмәт итә. 2024 елдан Айрат Кәримуллович Лаеш районы хәрби комиссары вазыйфасын башкара.
Бүген ул Кораллы Көчләрне формалаштыруга һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертә. Аның хезмәте — чакырылыш кампаниясенең гадел һәм ачык үтүенең гаранты булып тора. Ул, Ватаныбызны саклаучы яңа буынны хезмәткә озатып, ил киләчәге сагында тора, үзенең төп максатына — халыкка һәм Ватанга хезмәт итүгә тугры кала.
Махсус хәрби операция башланганнан алып, Айрат Гайнуллин фронтка ярдәм итүдә һәм өлешчә мобилизацияне уздыруда актив катнаша. МХО зонасына җиһазлар, төзелеш материаллары, азык-төлек һәм мәктәп укучыларының хатлары озатыла. Айрат Кәримулла улы яхшы белә: алгы сызыктагы көрәшче тылның ышанычлы булуына тулысынча ышанырга тиеш.
Күпьеллык үрнәк хезмәте өчен Айрат Гайнуллин ведомство һәм дәүләт бүләкләренә лаек булды.Быел Айрат Кәримулла улы Гайнуллин 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу — тормышы һәркемгә үрнәк булган шәхесне котлау өчен менә дигән сәбәп. Аңа нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм Ватан иминлеге юлындагы хезмәтендә яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев