Хуш, Кыш! Исәнме, Яз!
Бүген Лаешта Масленица- Май чабу бәйрәме узды. Бөтен шәһәр кышны озатырга җыелды.

авторның фотосы
26 нчы Партсъезд урамының сквер стадионында коймаклар пешә торган кызган табалардан эссе иде. Сый шулкадәр күп иде, һәркем тәмле коймак авыз итеп, кайнар чәй белән җылына алды.
Ә сәхнәдә күңелле тамашалар — театральләштерелгән тамаша, уеннар, биюләр, ярышлар узды. Халык костюмнарының матур фейерверкы, күңел ачулар һәм мәзәкләр — бу матур кояшлы көндә барысы да кәефне күтәрде. Кешеләрнең кар бәреп уйнаулары бу кышта соңгысы булды, мөгаен.
Кызлар әйлән-бәйлән уйнадылар, сөйгән егетләренә багып карадылар. Бүген һәркем үзенең туй вакыты турында белә алды.
Балаларга рәхәтлек булды, алар өчен бик күп кызыклы спорт ярышлары һәм шаян конкурслар әзерләнгән. Ә иң кыюлары атта йөри алдылар.
Һәм, әлбәттә, бәйрәмнең йомгаклау аккорды салкынны, авыруларны һәм проблемаларны гәүдәләндергән Масленицаның салам карачкысын яндыру булды. Шулай итеп, лаешлылар үткәндәге уңышсызлыклары белән хушлаштылар һәм яңаруга, якты, җылы тормышка юл ачтылар.
Тулырак итеп «Кама ягы» газетасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев