Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Яңа ел, Яңа ел, ул безгә бәхет алып килер!

Лаеш раонының Рождествено җирлегендә яшәүчеләр 2019 елны бик кызыклы концерт белән каршы алдылар.

Чара 31 декабрь көнне авыл мәдәният йортында үтте. Ә аңа кадәр ике көн алдан балалар өчен яңа ел тамашасы оештырылды.

Мәдәният йорты залы бәйрәмчә бизәлгән. Зал үзәгендә яңа ел бизәге – чыршы тора иде. Аны рождественолыларга Дятлово авылыннан Сергей һәм Татьяна Захаровлар гаиләсе – өч улның әти-әнисе, оныклары Лешеньканың әбисе һәм бабасы бүләк иткән.

Яңа ел кунагы гирляндаларга уралган, төрле төстәге утлар һәм уенчыклар яктысында тора иде. Аны мәдәният йортына алып килгәч чыршы башта “елаган”, ә аннан соң балалар бәйрәмендә балаларга һәм аларның әти-әниләренә шатлык бүләк иткән. Рождественолылар Захаровлар гаиләсенә бу яңа ел бүләге өчен бик рәхмәтле.

Балалар бәйрәмендә балалар Убырлы карчык, Бармалей, Кар бабай белән очраштылар, яңа ел күчтәнәчләре салынган яшерелгән капчыкны эзләделәр, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, күңел ачу уеннары уйнадылар. Зурлар өчен яңа ел бәйрәме программасында Кыш Бабай, Кар кызы, Пятачок белән маҗаралар бар иде, аларны әсирлектән коткарырга һәм чакырылмаган кунаклардан якларга туры килде.

Чыршы бәйрәмен үткәрүдә катнашкан үзешчән артистлар халыкка яңа ел җырлары, интермедияләр, мәзәкләр, яхшы кәеф бүләк иттеләр. 2019 елга теләкләр зодиак билгеләре буенча уйнатылды. Домовенок Кузя барысына да уңышлар фаразлады, ел буена йортта һәм гаиләдә барысына да иминлек теләде.

Бәйрәм киче утлары озак яктыртты, музыка яңгырады. «Танцуют все!» - яңа ел тамашасын дәвам иткән дискотеканың девизы шундый иде. Узып баручы елны төрле төстәге салют белән озаттылар, Яңа ел җитү турында Спас манарасындагы курантлар тавышы хәбәр итте.Яңа ел белән! Барыбызга да яңа бәхетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев