Яңа ФОТОконкурс старт алды
«Камская новь» газетасы сайтында «Очарование» интернет-конкурсына фотографияләр кабул итү башланды.
Сезнең сөйкемле әниләрегез, әбиләрегез, оныкларыгыз, сеңелләрегез һәм кызларыгызның портретларын һәм гаилә фотоларын novayakama@yandex.ru электрон адресы буенча көтәбез. Сез шулай ук фотоны ВКонтакте социаль челтәрендә “Кама ягы” төркеменә җибәрә аласыз: https://vk.com/kamsknov яки фотоларны газета редакциясенә түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин: 422610, ТР, Лаеш шәһәре, Мария Ульянова урамы, 56 йорт (2 офис).
Конкурсның иганәчесе: ”Форт-Римэкс” ЧҖҖ - һәрчак яхшы бензин!
Конкурс 2020 елның 27 февраленнән 26 мартына кадәр үткәрелә. Фотосурәтләр һәм коллажлар 2020 елның 17 мартына кадәр кабул ителә. Оештыручы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы ”Кама ягы” газетасы редакциясе.
Призлар - самавыр, термопот һәм электрогриль
Шартлар һәм башка призлар турында күбрәк http://laishevskyi.ru сайтында, «ФОТОконкурс» рубрикасында белергә мөмкин. Фотолар җибәрегез, катнашыгыз, тавыш бирегез һәм җиңегез!
Реклама 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев