Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

“Юл-2018”

Лаеш районында аэропорт янында өч көн буе Россия транспорт министрлыгы ярдәмендә федераль юл агентлыгы оештырган “Юл-2018” Халыкара форумы эшләде.

Автор фотосы

Быел ул яңа мәйданчыкта – “Казан ЭКСПО” павильоннарының берсендә үтте. Исегезгә төшерәбез, күргәзмә үзәге WorldSkills Competition-2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты үткәрү урыны булачак.

-Бик уңайлы: очып килдең һәм шунда ук күргәзмзгә барасың. Яхшы уйланылган, - дип килүчеләрнең сөйләшүләрен ишеттем.

Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, ТР Президент аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар катнашты.

-Бу күргәзмә – юл хезмәткәрләренең узган елга финал хисабы, - дип билгеләп үтте РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин. – Ул Мәскәүдән төбәкләргә – Татарстан Республикасына беренче тапкыр килде.

Аның сүзләре буенча, “Казан ЭКСПО”да мондый чаралар үткәрү өчен барлык шартлар тудырылган.

-Әле генә берничә ел төзелгән М-7 “Волга” автомобиль юлы участогын ачтык, - дип хәбәр итте Игорь Левитин. - Юл беренче категорияле – бу шундый шәп! Без юлларны машиналар өчен түгел, ә кешеләр өчен төзибез.

Рөстәм Миңнеханов “Юл-2018” күргәзмәсен Татарстанда үткәрергә хәл итүләре өчен федераль юл агентлыгына рәхмәт белдерде һәм моның республика өчен әһәмиятле булуына басым ясады. Рөстәм Нургалиевич һәм олы кунаклар махсус “Юл-2018” күргәзмәсен ачарга старт биреп символик төймәгә бастылар. Моннан соң аның экспонатлары белән танышу башланды. Рөстәм Миңнеханов катнашучылардан куелган продукция турында сорашты. Аның сыйфаты һәм үзкыйммәте турында сораулар бирде. Асфальт-бетон түшәмәне яңадан эшкәртү буенча технология белән кызыксынучылар күп булды. Бу яңа асфальт салуга караганда дүрт мәртәбә арзан. Бу өч көндә бик күп нәрсәләр күреп булды, хәтта биергә дә каршы булмаган күңелле робот белән танышу мөмкин иде.

Ә ул арада килешүләр төзелде -  күргәзмә яңа элемтәләр булдыру, яңа казанышлар белән уртаклашу һәм аларны тормышка ашыру өчен кирәк тә инде.

Фикерләр

Руслан Равил улы Гыйльманов, “СК “АК БАРС” АҖ

-Күргәзмәнең тармак һәм халыкара әһәмияте зур. Төрле тармакларда мондый фикер алышулар һәм казанышлар белән танышуның нәтиҗәсе шактый. Роберт Рождественский болай дип язган бит: Юлсыз дәүләттә әхлаксызлык хөкем сөрә. Транспорт структурасы -  икътисадны уңышлы үстерүнең мөһим бәяләренең берсе. Транспорт тармагының бар икътисадның кан тамырлары системасы булуын аңлагач, ул тизрәк үсәчәк.

“Юл-2018” халыкара күргәзмәсен Татарстанда үткәрү безнең республиканың бу тармакта Россия төбәкләре арасында алда булуын күрсәтә.

Фоторепортаж һәм видеоны газета сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы аэропорт Казань-экспо