Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Законнарда үзгәрешләр килеп чыкты

Махсус гариза булмаганда күчемсез милекне электрон теркәү мөмкин булмаячак.

Гражданнарга күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) Росреестрга үзләренеке булган электрон имза куелган күчемсез милеккә хокукны юкка чыгару яки күчү турында гариза бирү мөмкинлеге турында билге кертүгә хокук бирүче закон көченә керде. Закон Дәүләт Думасы депутатлары һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең уртак хезмәте нәтиҗәсендә гражданнар хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан кабул ителгән.

Әгәр граждан үзенең күчемсез милке белән килешүләр төзүне электрон формада көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кулланып үткәрергә булган икән, ул бу турыда Росреестрга кәгазьдәге формада аерым гариза бирергә тиеш. Милек иясеннән мондый гариза булмаганда, документларның электрон пакеты нигезендә хокуклар күчүне дәүләт теркәве мөмкин булмаячак. Аерым алганда, закон гражданнарны аларның күчемсез милке белән электрон имза ярдәмендә башкарылучы алдау гамәлләреннән саклый. Ул алдакчыларның милек иясенең раслаучы үзәктә алынган электрон имзасын законсыз кулланып, шул исәптән ялган документлар буенча да, хокукларны дәүләт теркәвенә документлар бирү юлы белән чит квартирларга ия булуы очракларына юл куймауга юнәлтелгән.

Шул ук вакытта закон күчемсез милек белән электрон төстә килешүләр үткәрү өчен күчемсез милек иясе гаризасы нигезендә ЕГРНда ясалган махсус билге таләп ителмәүнең кайбер очракларын да карый.

-Законны кабул иткәндә төп кыенлык гражданнарның үз милекләренә хокукларын яклау дәрәҗәсе һәм күчемсез милек базарында цифрлаштыруны тоткарламау бурычы арасындагы балансны эзләү булды. Бу бурычларны чишәргә балансланган карар ярдәм итте. Мәсәлән, законга ярашлы төстә, әгәр электрон имза Росреестрның Федераль кадастр палатасы тарафыннан, килешүләр төзүне Росреестр белән электрон төстә хезмәттәшлек итүче нотариуслар һәм хакимият органнары катнашында үткәргәндә бирелгән икән күчемсез милек реестрына билге кертү таләп ителми. Закон шулай ук кредит оешмаларыннан күчемсез милек реестрына милек иясе гаризасы нигезендә махсус билге кертүдән башка электрон пакетлар тапшыруның бар мөмкинлекләрен саклый. Шулай итеп, аның гамәлдә булуы электрон ипотека кебек популяр санлы проектларга кагылмаячак, - дип аңлата Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев