Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Замана балалары өчен заманча белем

Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында август педагогик конференциясе узды. Анда узган уку елына, шулай ук коронавирус инфекциясен кисәтү буенча профилактик эшләргә йомгак ясалды.

Семинарда Татарстан Республикасы мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей

Поминов һәм ТР Мәгариф министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге начальнигы Лилия

Әмирова катнашты.

Чара башланыр алдыннан мактаулы кунаклар ТАССРның 100 еллыгына багышланган

эшләнмәләр күргәзмәсе белән таныштылар. Мәктәпләр

һәм балалар бакчалары

хезмәткәрләре үз иҗат җимешләрен тәкъдим иткәндә биремгә креатив якын килгәннәр.

- Лаеш районында белем бирү инфраструктурасын камилләштерү буенча шактый чаралар

күрелә, - дип билгеләп үтте Андрей Поминов. – Әмма яңа бурычлар куярга һәм алга

барырга кирәк. Татарстан Республикасы белем бирү процессында лидер булырга тиеш.

Төп доклад белән Лаеш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Лия Хөсәенова чыгыш ясады.

Ул мәгариф өлкәсендәге төп казанышлар һәм хәл ителергә тиешле проблемалар турында

сөйләде.

М.Ә.Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе директорының укыту эшләре буенча

урынбасары Светлана Пристанская дистанцион форматта укучылар белән дәресләр һәм 9-

11 сыйныф укучылары ата-аналарының имтиханнар бирүгә багышланган җыелышлары

ничек узуы турында сөйләде. Комлы Ковали мәктәбе директоры Нинель Минһаҗева

коллегаларына белем бирүнең сыйфатын күтәрү инструменты буларак заманча педагогик

практикалар кертү зарурлыгын билгеләде. Г.Р.Державин исемендәге Сокуры мәктәбе

директоры Гөлнур Габдуллина «Мәктәпне үстерү траекториясе: идарә итү бурычларын

хәл итүгә системалы якын килү» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Чара ахырында педагогик хезмәткәрләр күкрәккә тага торган «Мәгарифтәге казанышлары

өчен» билгеләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау

грамоталары һәм ТАССР йөзьеллыгы медальләре белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы