Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Газиз кешеләремә - әти-әниемә багышлыймын

Наилә Хәбибуллина Әти - әни - кадерләрем! Миңа гомер биргәннәрем. Сукмагымның башыннан ук Ярдәм иткән кешеләрем. Язмышыгыз юлыгызда Булды төрле мең сынаулар. Җимерердәй сабырлыкны Исте бик күп ачы җилләр. Тик корган ояны саклап, Вәгъдәләргә тугры карап, Сез хәзер дә горур атлап, Балкыйсыз үрнәк парлардай. Исән-имин булыгыз сез! Тәңрем алтын гомер...

Наилә Хәбибуллина

Әти - әни - кадерләрем!

Миңа гомер биргәннәрем.

Сукмагымның башыннан ук

Ярдәм иткән кешеләрем.

Язмышыгыз юлыгызда

Булды төрле мең сынаулар.

Җимерердәй сабырлыкны

Исте бик күп ачы җилләр.

Тик корган ояны саклап,

Вәгъдәләргә тугры карап,

Сез хәзер дә горур атлап,

Балкыйсыз үрнәк парлардай.

Исән-имин булыгыз сез!

Тәңрем алтын гомер бирсен!

Изгелегегез кояш булып,

Йөзләрегезне сөендерсен!

Туар Һәр таң алып килсен

Шатлыкларның иң яктысын!

Җимешләрнең куанычын

Алда бик күп тою язсын!

АллаҺымның «Амин» дигән вакытларына изге теләкләребез туры килсен иде!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район поэзия