Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
шигърият

Хыял илләре

Хыял илләренә кайчак Очып китәм бер онытылып. Сихри моңнарга уралам Ләззәт хисләргә омтылып. Раббым бүләгеннән шулчак Юкка чыга борчу-сагыш. Анда һәрчак яши шатлык Яши сөю, яши назлык! Әкияти диңгезләрдә йөзәм, Очам, коштай ачык күктә. Мин - бәхетле, чөнки миндә Сүнмәслек нур, яшәү тибә! Ул илләрдә шулчак гаҗәп! Якты, җиңел һәм...

Хыял илләренә кайчак
Очып китәм бер онытылып.
Сихри моңнарга уралам
Ләззәт хисләргә омтылып.

Раббым бүләгеннән шулчак
Юкка чыга борчу-сагыш.
Анда һәрчак яши шатлык
Яши сөю, яши назлык!

Әкияти диңгезләрдә йөзәм,
Очам, коштай ачык күктә.
Мин - бәхетле, чөнки миндә
Сүнмәслек нур, яшәү тибә!

Ул илләрдә шулчак гаҗәп!
Якты, җиңел һәм бик рәхәт!
Ярый әле хыяллар бар
Ходаема мең-мең рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев