Җиңү елъязмасы: «Чулман акчарлагы» — ветераннарга
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Лаеш районының «Чулман акчарлагы» әдәби-иҗат берләшмәсе үзенчәлекле бүләк әзерләде.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган язучы һәм публицист Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова җитәкчелегендәге җирле авторлар үзләренең яңа әсәрләрен якташларыбызның каһарманлыгына багышладылар.
«Чулман акчарлагы» берләшмәсендәге каләм әһәлләре өчен сугыш темасы — дәреслекләрдән генә алынган тарих түгел. Бу — рифмаларга һәм юлларга салынган тере хәтер. Аларның шигырьләрендә сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмаган 11 355 лаешлының сагышы да, тылда җиңүне якнайтканнар белән горурлану да чагыла.
«Без онытмас өчен язабыз. Обелискларга уеп язылган һәр исем яшьләр йөрәгендә кайтаваз тапсын өчен иҗат итәбез», — дип билгеләп үтә берләшмә әгъзалары.
«Безнең «Чулман акчарлагы» берләшмәсе өчен Бөек Җиңү темасы һәрвакыт изге булды һәм булып калачак. Хәтер — ул даталарны белү генә түгел, ул сүз аша тапшырыла торган тере хәрәкәт, йөрәк тибеше. Авторларыбызның һәр шигырендә һәлак булганнар өчен чын күңелдән сыкрану һәм бу авырлыкны җиңеп чыкканнарның рух ныклыгына чиксез соклану ята. Бу юллар безнең гомуми рәхмәт догабыз булсын, яшьләребезгә аяз күк йөзенең нинди кыйммәт белән килүен искәртеп торсын иде. Сугыш турында шигырьләр яңгыраганда — Геройларыбызның исеме мәңге яшәр».— Гүзәл Галләмова, «Чулман акчарлагы» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Геройларыбызга чиксез рәхмәт хисләре белән сугарылган шигырьләр циклын дәвам итәбез.

Җиңү көне.
Алия Зыятдинова
«Чулман акчарлагы» берләшмәсе әгъзасы, Имәнкискә авылы
Җиңү көне,күңелле һәм моңсу,
Тибрәтә ул күңел кылларын.
Искә ала илем яу кырында
Ятып калган батыр улларын.
Шул батырның берсе — минем бабам,
Үзен аямыйча сугышкан.
Белсәң иде,ниләр уйлады икән
Соң минутта, соңгы сулышта?!
Күз алдына китергәндер бәлки,
Туган авылын, басу капкасын,
Бер мизгелдә сизенеп әрнегәндер,
Балалары ятим каласын.
Тик шулай да ,горур калгандыр ул,
«Үләм, диеп,җиңү хакына» !
Ышангандыр,тиздән ямьле язлар
Бәхет китерер, дип халкына.
Һәйкәл булып басты ,бабам кебек,
Туган илнең батыр уллары!
Җиңү көне, күңелле һәм моңсу,
Тибрәтә ул күңел кылларын.
Габдулла бабам
Гөлсинә Вәлиева, «Чулман акчарлагы» берләшмәсе әгъзасы, Имәнкискә авылы
Һәлак булган чакта сугышта
Аңа нибары утыз алты яшь булган,
Иген иккән, Имәнкискә суын эчкән
Шофер булган Габдулла бабам.
Булмасаң да безнең арада,
Син яшисең безнең күңелдә,
Гадел, мәрхәмәтле авыл ире
Кызыл армия солдаты -
Габдулла бабам.
Кабереңне эзләп табам диеп
Бик тырышты балаларның,
Белми калды алар синең
Воронеж ягында ятып калганың.
Син авылдан чыгып киткән чакта
Биш айлык балаң булган,
Йорт-җирең, хатының
Синсез ятим калган.
Башта синнән хатлар килгән,
Үзеңчә киңәш иткәнсең
Ничек авыр булса да
Сыерны бетермә дигәнсең...
Исән яшәү турында уйлый,
Ата бала турында, иккән иген турында
Көзләр җиткәч җыярсыз дип
Язгансың хaтта бәрәңге турында...
Ни генә эшләсәм тормышта
Мин уйладым синең турында,
Бабай шуның өчен һәлак булганмы дип,
Тырыштым намуслы яшәргә...
Черек бәрәңгегә МӘДХИЯ
Мөнирә Садыйкова(Яруллина) «Чулман акчарлагы» берләшмәсе әгъзасы, Усад авылы
Күкәлидән хат килгән,
Язга кайтырмын дигән.
Колхозчыларга әйтегез,
Ачка үтермәм дигән...
(Халык җыры)
Авыр еллар, утлы еллар...
Ачлык торган авыз ачып —
Йотыйм, диеп кайсын кабып!
Калып булыр микән качып?!
Балтырганга, кузгалакка
Әле иртә — күренми дә!
Өмет бары бәрәңгедә —
Өшеп беткән күкәлидә!
Кар суларын ера-ера,
Балчыгына бата-чума,
Көздән калган бәрәңгене
Эзләгәннәр бала-чага...
Яланаяк, чабатасыз
Басу ерып йөргән халык...
Яшәү өчен җан тырмашып,
Табармын дип, кабым ризык...
Черек бәрәңгенең тәмен
Сагынып сөйли өлкән буын.
Хәтерлиләр бүгенгедәй,
Күкәлинең шигъри хатын ...
... Черек бәрәңгегә РӘХМӘТ -
Исән калган шактый халык!
Баш ияләр каршысында:
«Ачлыктан коткарган ризык!»
СОЛДАТ КАЙТТЫ — ТУГАН ЯГЫНА.
Фердания Газизянова-Кадырова. «Чулман акчарлагы» берләшмәсе әгъзасы, Лаеш
Яшьли сөйгән ярым китеп барды,
«ВАТАН» — дигән илне сакларга.
Саубуллашкан чакта сүз куештык,
Саф мәхәббәтебезне сакларга.
Кочаклашып аерылышкан чакта,
Ул елмайды, ә мин еладым,
«Сугыш» — дигән каһәр суккан сүздән,
Бик курыктым, үксеп еладым.
«Мәхәббәтем, көт син мине бары,
Мин кайтырмын , кайтмый калмамын,
„Ватан“- дигән олы йортыбызны,
Чын йөрәгем белән саклармын.
Дошман безне мәңге сындыралмас,
Күпме генә канны койса да,
Безнең халык мәңге яши,
Яшәячәк соңгы кан тамчысын җуйса да».
Мәхәббәтем кайтты, рәхмәт аңа,
Үз сүзендә торды, бирешмәде.
Горур солдат булып басып тора,
Сатлык җаннар белән килешмәде.
Сиңа булган керсез мәхәббәтне ,
Ап-ак төскә манып сакладым,
Рәхмәт сиңа,
Ватаныңа булган мәһабәтне,
Чын йөрәккәеңдә сакладың.
Авыл уртасында һәйкәл тора,
Горур басып,безне күзәтеп.
Рәхмәт әйтеп башны иик аңа,
Сәлам биреп торсын кул селкеп.
Наилә Гаффарова «Чулман акчарлагы» берләшмәсе әгъзасы,
Яз җитә ул! Барыбер җитәчәк!
Чәчкәләргә кунар күбәләк.
Якты сагыш тулып йөрәкләргә,
Хәтер йомгакларын сүтәчәк.
Күңелләрдә моңлы җырлар булып,
Яуда калган җаннар яшәрләр.
«Язлар ямен саклый күрегез!» — дип,
Төшебездә безгә дәшәрләр...
Күгебезне каплап, томалаган
Таралсыннар кургаш болытлар!
Күңелләрдә булса иде һәрчак
Ямьле язлар,
якты уйлар,
изге догалар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев