Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
шигърият

Җиңү елъязмасы: «Чулман акчарлагы» — ветераннарга

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Лаеш районының «Чулман акчарлагы» әдәби-иҗат берләшмәсе үзенчәлекле бүләк әзерләде.

  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган язучы һәм публицист Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова җитәкчелегендәге җирле авторлар үзләренең яңа әсәрләрен якташларыбызның каһарманлыгына багышладылар. Геройларыбызга чиксез рәхмәт хисләре белән сугарылган шигырьләр циклын дәвам итәбез. 

Җиңү көне

Гөлсинә Вәлиева, Имәнкискә авылы, 
«Чулман Акчарлагы»

Җиңү көне канлы сагыш белән,
Күз яшьләре белән уралган, 
Күпме авылдашым чит җирләрдә
Ватан өчен һәлак булганнар, 
Игенчеләр, балта осталары, 
Сау-сәламәт ирләр, егетләр... 

Тынып калган сугыш кырларында
Калкып тора сезнең каберләр. 
Сез үткәндә канлы юллардан, 
азат итеп Европа илләрен,
Ниләр кичердегез 
Совет солдатының намусын
Берлингача алып барганда! 

Сез яшисез безнең күңелләрдә,
Чын каһарман, данлы геройлар! 
Авыл уртасында сезгә һәйкәл
Сугыш кырларында ятып калган
Әти, абый, безнең бабайлар!

Фашизмны каргау , нәфрәт хисе
Алып килгән сезне җиңүгә,
Сезнең арагыздан бик сирәккә
Насыйп булган исән кайтырга. 
Нәрсә көткән сезне авылда:
Җимереклек, ачлык, хәерчелек,
Толлык ,ятимлек...

Җиңү көне канлы сагыш белән,
Күз яшьләре белән уралган, 
Күпме авылдашым чит җирләрдә
Ватан өчен һәлак булганнар, 
Игенчеләр, балта осталары, 
Сау-сәламәт ирләр, егетләр...
Сезнең җиңү безгә зур бүләк ул,
Без яшәсен өчен иректә,
Чит җирләрдә ятып калгансыз
әти, абый, безнең бабайлар!
Рәхмәт, сезгә безнең геройлар!

Яу кырында үлеп калганнарга

Рәмзия Давытева-Хайруллина
Татар Сараланы авылы
Чулман Акчарлагы


Авыл уртасында, чыршы кырыенда
Таш мәрмәрдә язган исемнәре.
Ике йөз утыз өч кеше ятып калды,
Чит җирләрдә калды каберләре.

Кайтмадылар туган авылына,
Гомерләрен өзде, явыз сугыш алды.
Бары үлгән дигән хәбәр кайтты,
Яшь гәүдәләр мәңгелеккә ятып калды.

Кайгы, авыр кара кайгы килде,
Йөрәкләрне әрнү-сагыш алды.
Йөзләргә кара сөремен сарды,
Ә күзләргә моңсулыкны салды.

«Кайтырбыз...» дип киткәннәрнең,
Кургаш ядрә өзде өметләрен,
Өйдә хәзер якыннары, хатыннары.
Беркайчан да күрмәс көткәннәрен.

Аналарның ярсып, үксеп елаулары,
Үзәкләрне өзеп тирән яра салды.
Авыл ятим калды, караңгылык,
Авылны шомлы тынлык алды.

Бик күпләрнең сабый балалары,
Әти диялмыйча ятим калды.
Бу куркыныч сугыш афәтләре,
Бар халыкка нәфрәт, хәсрәт салды.

Гомерен, яшьлеген солдатларның,
Шушы явыз сугыш талап алды.
«Көтегез безне», — диеп язган хатлар,
Тик тормышка гына ашмый калды.

Хәбәр алсалар да үлгән диеп,
Ышанмыйча көттеләр бит якыннарын.
Өчпочмаклы хатны кат-кат укып,
Көчәйттеләр генә эчтә ялкыннарын.

Тол хатынны, балаларны—барысын да,
Ничек кенә итеп нуҗа сынамады!
Хезмәтне дә, хәсрәтнең дә авырын биреп,
Авыр тормыш ничек кенә кыйнамады.

Чибәр кызлар, сылу яшь хатыннар,
Чәчәк атмый назсыз сулдылар.
Мендәренә капланып төннәр буе
Бик күп күз яшьләрен койдылар.

Агачлар яфрак яралар—көне матур!
Җиңү көне! Җыелыштык сезнең янга!
Миллионлаган җаннар ятып калды,
Шул тынгылык бирми бары җанга.

Авыл уртасында мәрмәр ташы тора
Шул ташка язылган барыгыз!
Авылдашлар онытмыйбыз бер дә,
Тыныч булып ятсын җаныгыз!

Йөрәк җылыбызны җибәрәбез,
Җилләр алып барыр сезгә бүген дә
Авыр туфрагыгыз җиңел булсын,
Урыныгыз булсын җәннәт түрендә.

Сугыш кыры 

Гөлсинә Шакирова,Сокуры авылы
Чулман Акчарлагы

Сугыш кыры... гүя кара сөрем,
Яңа сөреп аткан кыр сыман.
Күпме уллар ятып калды анда,
Күпме ятим калды сабыйлар?

Ир — егетләр яуга киткән чакта,
Хатын — кызлар озатып калдылар.
Шушы явыз Гитлер, фашист җаннар,
Илне канга күмеп салдылар.

Күпме әниләрнең йөрәгеннән,
Саркыдылар кайнар яшьләре.
Ә сабыйлар әтиләрен көтте,
Әниләре көтте ирләрен.

Явыз сугыш аяусыз һәм кансыз,
Күпмеләрне салды гүрләргә.
Без хәзерге буын искә алыйк,
Онытмыйк аларны мәңгегә.

Сиксән бер ел сугыш бетүенә,
Ә йөрәктә һаман яралар.
Тик күзләрдән истәлекләр барлап,
Әле дә кайнар яшьләр тамалар.

Җиңү көне!

Кәүсәрия Ибрагимова-Бохараева, Атабай авылы,
Чулман Акчарлагы

Кояш белән бергә җиңү таңы атты,
Әй, сөенәм, шушы таңнарга
Бер Аллаһтан сорыйм
Рәхмәт әйтәм, ветераннарга.

Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул!
Күпме көттек, җиңу көннәрен?!
Сагыш, кайгы, югалтулар белән
Үтте безнең гомер еллары.

Сугыш һәм газаплар
Онытылмый, әрни яралар.
Сугышлардан, кара язу килгәч,
Ничек түзде икән аналар? 

Май, кояш белән Җиңү көне
Кызыл чәчкәләргә күмелә.
Яу кырында калган ир-егетләр
Исән алар, кабат терелә...

Көтте алар, ирен... 
Ничә еллар инде, сыкрый —
Истә һаман, сугыш еллары...
Истә әле истә, онытылмый.

Күнелләрне баса зур сагыш
Юк, бетмәде әле, бетмәс ул?
Җан көйдергеч, каһәр бу сугыш. 

Бүген бәйрәм!..
Күздән яшь тамсада,
Без бәхетле, аяз күгебез!
СВО да илне саклый бүген
Аяз булыр безнең көнебез! 

Һәйкәлдә
(Бөек Ватан сугышында катнашып исән калган, тылда хезмәт иткән авылдашларыма багышлыйм. Бүген инде алар берсе дә исән түгел) 

Булат Ибраһим


Һәйкәл яны, 
Озын эскәмия. 
Тезелешеп утырырлар иде, 
Кәримә, Миңлегөл, Асия, 
Хәдичә, Әминә, Разия. 
Ике сугыш чыккан Мостафа, 
Гарифулла, Кадыйр, Габдулла, 
Габделхак, Хөснетдин, Габдрахман, 
Янгын сүндерүче Минҗиһан... 
Һәркайсы — ил күрке, 
Һәркайсы күп күрде,
Һәркайсы юк инде бу җирдә...
Сириннәр бәйләме, 
Бу Җиңү бәйрәме
Мәңгегә хәтердә. 
Хәтердә:
Ул көнне җил иде,
Балалар чиратлап
Саклады һәйкәлне, 
Үзләре белмәстән,
Саклады хәтерне. 
Кәримә, Миңлегөл, Асия
Хәдичә, Әминә, Разия —
Күз яшен сөрттеләр
Һәр моңсу җыр саен, 
Үзләре сөйләми берсе дә. 

Җил исә, 
Туңдыра ышыкта торып та, 
Агачтан автомат безләрдә, 
Күзләргә күз ата бабайлар — 
Ике сугыш чыккан Мостафа, 
Гарифулла, Кадыйр, Габдулла. 
10 минут торсакмы, 
Каравыл алышыр чак була. 

Шигырьләр сөйләнә,
Вальс бии балалар. 
Йөзләре ачыла картларның, 
Бер үлчәм зур булган кирзаның эчендә
Син белсәң аякның арганын. 
Сириннәр исеннән
Хуш истә бар җиһан, 
Габделхак, Хөснетдин, Габдрахман, 
Янгын сүндерүче Минҗиһан
Көч табып елмая гавәмгә. 
Һәркайсы — ил күрке, 
Һәркайсы күп күрде,
Һәркайсы юк инде бу җирдә. 

«Чулман акчарлагы» берләшмәсендәге каләм әһәлләре өчен сугыш темасы — дәреслекләрдән генә алынган тарих түгел. Бу — рифмаларга һәм юлларга салынган тере хәтер. Аларның шигырьләрендә сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмаган 11 355 лаешлының сагышы да, тылда җиңүне якнайтканнар белән горурлану да чагыла.
«Без онытмас өчен язабыз. Обелискларга уеп язылган һәр исем яшьләр йөрәгендә кайтаваз тапсын өчен иҗат итәбез», — дип билгеләп үтә берләшмә әгъзалары.
«Безнең «Чулман акчарлагы» берләшмәсе өчен Бөек Җиңү темасы һәрвакыт изге булды һәм булып калачак. Хәтер — ул даталарны белү генә түгел, ул сүз аша тапшырыла торган тере хәрәкәт, йөрәк тибеше. Авторларыбызның һәр шигырендә һәлак булганнар өчен чын күңелдән сыкрану һәм бу авырлыкны җиңеп чыкканнарның рух ныклыгына чиксез соклану ята. Бу юллар безнең гомуми рәхмәт догабыз булсын, яшьләребезгә аяз күк йөзенең нинди кыйммәт белән килүен искәртеп торсын иде. Сугыш турында шигырьләр яңгыраганда — Геройларыбызның исеме мәңге яшәр».— Гүзәл Галләмова, «Чулман акчарлагы» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев