Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Җиңү паркында мемориал ачыла

Алтынчы майда сәгать 10 да Лаешның Җиңү паркында Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган якташ сугышчыларга районда беренче һәйкәл ачу тантанасы була.

"Безнең районнан Әфганстанга 91, Төньяк Кавказга 152 кеше җибәрелә. Бу сугышларда 8 солдат һәлак булган... Сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү идеясе район башлыгы Михаил Афанасьевныкы, - дип газетабызга хәбәр итте ТР ХК Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев. - Монументны кайтару һәм Т-55 танкы белән БРДМ макетлары сыйфатында урнаштыру эшләре 2012 елның ноябрендә үк төгәлләнгән булса да, тантаналы ачуны бөек Җиңү көненә туры китерергә булдык".

Лаешта яшәүчеләр, кунаклар һәм, әлбәттә инде, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм һәлак булганнарның гаиләләре тантаналы митингта хәрби бурычын намус белән үтәгән Россия солдатларының ролен билгеләп үтәчәкләр, һәлак булганнарның исемнәрен искә алачаклар һәм монументка чәчәкләр салачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВОВ память

2
X