Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Погонлы полицейскийлар сабантуе

Палаткалы лагерьлар слетында катнашучылар әйберләрен җыеп үз шәһәрләренә таралышырга өлгермәделәр, шунда ук мәйдан тирәсендәге урынны полиция хезмәткәрләре үз итте.

Үткән җомгада "Полиция сабантуе"на алар гаиләләре, хатыннары һәм балалары белән килгәннәр. ЭЭБ хезмәткәрләренә якыннары белән ял итү бик еш эләкми. Шуңа күрә хезмәттән буш булган барлык полицейскийлар монда, Кама ярындагы утыртмага юнәлделәр.

Тиздән учак кабынды, чәй кайнады, балык ашы, пылау, шашлык исләре чыга башлады. Ирләр егетләрчә пешекче ролен башкарганда, аларның тормыш иптәшләре табын хәстәрләде. Шул ук вакытта табигый әңгәмә барды, мәзәкләр сөйләделәр, шаярып алдылар. Сабыйлар җепкә бәйләнгән сувенирларны һәм уенчыкларны күреп алды. "Монысы минеке була, юк, минеке!" - балалар берсен берсе бүлә-бүлә призлар сайлады. Әмма барысы да җиңел генә бирелмәде. Бәйләнгән күзләр белән кирәкле әйберне табып, җепне кисү җиңел булмады. Анда инде балаларга ярдәмгә әти-әниләре килде, алар кайда һәм ничек кисәргә икәнен ачыктан-ачык әйтеп тордылар, кайчак үзләре дә уенга катнашып киттеләр...

Һәркем күңеленә ошаган шөгыль тапты: берәүләр теннис уйнады, икенчеләр ашарга әзерләде, өченчеләре балалар белән мәйданчыкта туп типте. Гер күтәрүдә, аркан тартуда көч сынашырга, шаян конкурсларда катнашырга теләүчеләр дә аз түгел иде. Кояшлы көн, якын кешеләрнең бәхетле йөзләре, искиткеч табигать кочагы - мондый ялдан да яхшырак тагын нәрсә булырга мөмкин. "Полиция сабантуе"н оештыручылар куелган бурычны "бик яхшы"га үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй ОВД

2
X