Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

"Кёкусин"да мөстәкыйль булырга өйрәтәләр

Менә берничә ел инде җәйге каникул көннәрендә ТР Кёкусинкай каратэ милли берлеге ярдәмендә эшләүче "Кёкусин" балалар спорт-сәламәтләндерү лагере Лаешка килә. Быел лагерь 100 гә якын яшь спортчы җыйган. Элеккечә алар спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен барлык шартлар булган махсус интернат-мәктәптә урнашты.

-Безгә Лаеш районы ошый, ә Лаеш - аеруча. Без узган елда монда килә алмадык. Монда булмаган вакытта шәһәр үзгәргән. Казан гына түгел, район үзәкләренең дә яхшыруы сөендерә, - дип әйтеп үтте Республиканың Кёкусинкай каратэ милли берлеге иҗтимагый оешмасы президенты, халыкара класслы оста, дүртенче дан сенсее Илсур Фаздалов. - Монда ачык күңелле, тырыш укучылар яши.

И.Фаздаловның укучылар турында искә алуы очраклы түгел. "Кёкусин" лагерена Лаеш районыннан биш үсмер йөри. Алар арасында кызгылт сары билбау иясе Имәнкискә мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Айдар Мөлеков бар. Ул ел дәвамында Александр Жарахинда шөгыльләнгән, җәйге каникул көннәрендә дә вакытны бушка үткәрергә теләмәгән. "Каратэ белән шөгыльләнү малайны яхшы якка үзгәртте: ул җыйнаграк, үзен тота белә", - дип исәпли Айдарның әтисе.

Лагерьда балалар белән тәҗрибәле педагоглар шөгыльләнә: һәркайсы югары белемле, кагыйдә буларак - педагогик белем. Барлык тугыз җитәкче кара билбау иясе. Алар балаларны өйрәтү белән бергә төрле дәрәҗә турнирларда катнашып үз осталыкларын күтәрәләр - республика ярышларыннан халыкара дәрәҗәгә кадәр. Быелның маенда лагерьның барлык педагоглары япон осталары җитәкчелегендә үткән халыкара җыеннарда катнашкан. Шуңа күрә сенсейлар осталыгына шикләнер нигез юк.

-Безнең балалар ак форма белән иртәнге якта Камага төшкәндә үтеп баручылар карап калалар, - дип сөйли И.Фаздалов. - Еш кына алар: "Булдырасыз, яхшы эш эшлисез. Менә минем оныгым (улым, кызым) да шулай шөгыльләнсен иде", - диләр. 3,5 яшь - каратэ белән танышу өчен иң яхшы яшь, дип исәплим. Әмма сугышчан сәнгатьнең бу төре белән шөгыльләнә башлау беркайчан да соң түгел. Менә мисал - Александр Жарахин, ул каратэга урта яшьләрдә килде. Безнең җитәкчелектә шөгыльләнә башлады һәм быел республика турнирында ветераннар арасында икенче урын алды.

Каратэ осталарында тәрбияләнүчеләр иртәләрен йөгерү, һөҗүмнәрне үзләштерү һәм үзләренең физик әзерлекләрен ныгыту белән генә шөгыльләнмиләр. Алар, беренче чиратта, балалар. Шуңа күрә лагерь гадәти тормыш белән яши: монда төрле конкурслар үткәрелә, көн саен кич белән дискотека, футбол, шахмат, өстәл теннисы... буенча ярышлар. Балаларның күнегүләр процесын һәм ялын оештыру - лагерьның бердәнбер бурычы түгел.

-Без яшь каратистларга үз үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре бирәбез. Безнең тәрбияләнүчеләр спорт формаларын чиста тоталар, үзләре юалар һәм үтүклиләр. Ә бу алай җиңел түгел. Алар тормышка өй-рәнәләр, тизрәк мөстәкыйль булалар. - Сенсей күнегүләр ясаган балаларга күз салды. - Кёкусин - ул кешенең камилләшүгә юлы һәм коралы, аның белән эшләп без тормыш өчен һәм үзеңне үзгәртү өчен кирәк булган сыйфатларны алабыз. Бу юлның нигезендә үзеңә ышану, хезмәт сөю һәм түземлек ята. Ә барысы зур теләктән һәм беренче адымнан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X