Чөгендер зу-ур булып үскән
Быелгы җәйдә Лаешта яшәүче Миңнехә-мәтовлар бакчасында тамыразык бик тә зур булып үскән.
Әлегә кадәр алар түтәлендә 6,5 килограмм авырлыкта, әйләнә озынлыгы 85 сантиметрлы аш чөгендере үскәне булмаган. Ә бит соңгы елларда "Бакча могжизалары" рубрикасына Миңнеәхмәтовларда үскән яшелчәләр берничә мәртәбә керде инде. Бер сезонда алар газета укучыларыбызны "баһадир" бәрәңге, икенчесендә- кабак һәм кишер белән гаҗәпләндерделәр. Алар бакчасында гадәти җимешләрдән ике мәртәбә эре крыжовник һәм карлыган да үскән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев