Аны герой исеменә тәкъдим иткәннәр
Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма бу югары бүләккә ия булмаган Лаеш һәм Столбище районнары кешеләре турында язган идек инде. Бүген сүз Георгий Иванович Сарпов турында барачак.
Георгий Иванович 1905 елның 6 апрелендә Лаеш өязе Мансур авылында туа. 1927 елның октябрендә Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы фронтларында 1941 елның июленнән бирле була. 1941 елның июленнән 14 ноябренә кадәр ул хезмәт иткән часть Төньяк-Көнбатыш фронты составында Балтыйк буе сугышларында катнаша. Чолганышта калганнан соң 1941 елның декабреннән 1943 елның 22 февраленә кадәр партизан отрядында сугыша. Соңрак Георгий Сарпов янә фронтта була. Өч тапкыр яралана, ике тапкырында авыр.
Кызыл Байраклы, Суворов орденлы 112нче Рыльск-Коростеньск укчы артполкының 436нчы дивизионы командиры Ватаныбызның югары бүләкләре белән бүләкләнгән: Кызыл Байрак ордены, Александр Невский ордены, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән.
112 укчы дивизиясенең артиллерия штабы начальнигы ярдәмчесе булып эшләгәндә, 1943 елның августында артиллерияне сугышка әзерләргә ярдәм итә. Дивизия һөҗүме полосасында разведканы оста һәм дөрес оештыра. Утны турыдан-туры алып бару өчен мәгълүмат һәм корал әзерли. 1943 елның 26 августында артиллерия дивизиянең сугышчан бурычларын уңышлы үтәргә ярдәм итә. Артиллерия уты белән 150 солдат һәм офицер юк ителә, ике батальонга кадәр пехота чәчелә, өч 81 мм минометлы батарея, алты туп юк ителә, 13 блиндаж һәм ДЗОТ җимерелә, дошманның өч контратакасы кире кагыла. Георгий Иванович 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Днепр елгасын кичкәндә аның дивизионы беренче булып сугыш районына килеп, үзенең төгәл уты белән уты белән кичүне каплый. Днепрның уң як ярына күчәргә боерык алгач, бик оста итеп елга аркылы чыгуны оештыра. Бер төн эчендә дивизионны тулы составта уң як ярга чыгара һәм иртә таңнан янә дошманны тар-мар итә, шул ук вакытта өч-биш атаканы кире кага. Сугыш вакытында дивизион батальон диярлек пехотаны, биш пулеметны юк итә. Дошманның өч миномет һәм бер артиллерия батареясе утын кире кайтара. Тигез булмаган сугышта 1943 елның 2 октябрендә Георгий Сарпов дивизион утына контратакага килүче дошпман буенча төзәтмә керткән вакытта мина кыйпылчыгы эләгеп яралана. Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
1945 елның 12 гыйнварында оборонаны өзгәндә дивизион уты белән яхшы идарә итә, пехота белән дөрес бәйләнеш тәэмин итә. Ут белән пехотага ярдәм итү куелган бурычны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирә. 1945 елның 26 гыйнварында, 385 укчы полкка ут белән ярдәм итеп, беренче булып Одер елгасын кичә һәм плацдармны ныгыту һәм киңәйтү буенча дошман белән каты сугышларда катнаша. Георгий Иванович һәрвакыт җәяүле полк командиры белән хәбәрләшеп тора. 1945 елның 27 гыйнварында, ике тапкыр яраланган килеш, үз постыннан китми һәм шушы көнгә куелган хәрби бурычны үтәмичә дивизион уты белән идарә итүне дәвам итә. Һөҗүм сугышлары чорында аның дивизионы бер танк, өч орудие, 12 мотоцикл, 16 пулемет һәм 80гә кадәр офицер һәм дошман солдатын юк итә. Дүрт бронетранспорт һәм бер танк җимерелә. Кызыл армиячеләр алты кешелек ике миномет һәм 15 дошман солдатын кулга алалар. 436 артиллерия полкы командиры, подполковник Вдовиченко Георгий Сарповны «Советлар Союзы Герое» исеменә тәкъдим итә, ләкин аны Кызыл байрак ордены белән бүләкләделәр.
1945 елның 6 ноябрендә тиешле еллар эшләгән өчен Георгий Иванович Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Запаска 1946 елның 19 августында майор званиясендә китә. Эштән киткәннән соң Украина ССРның Полтава өлкәсендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев