Белгечләр халыкара яшьләр көнендә «Җылылык бүләк итәм» акциясе үткәрделәр
Акция Халыкара яшьләр көненә багышланган иде һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәме белән узды.
Лаеш муниципаль районында «Җылылык бүләк итәм» Бөтенроссия урам акциясе узды. Чараны "Алтын көз"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре оештырды.
Яшүсмерләргә акция тарихы, шулай ук буш вакытны кайда һәм ничек файдалы итеп үткәрергә мөмкин булуы турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев