Бүген, 6 мартта, ЮИД отряды оешуга 50 ел
«Кама яңалыгы» ЮИД отрядларын һәм ЮИД отрядлары җитәкчеләрен – ЮИД хәрәкәтенең туган көне белән котлый. Сокуры мәктәбе ЮИДчылары да да үзләренең котлауларын юлладылар.
ЮИД хәрәкәте үз тарихын 1973 елның 6 мартыннан башлый. Әлегә ул актуаль булып кала. Яшь инспекторлар юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен өйрәнәләр, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында пропаганда эшләре алып баралар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә төрле социаль әһәмияткә ия акцияләр һәм кампанияләр үткәрүдә булышалар.
ЮИДчылар мөһим һәм җаваплы эш белән шөгыльләнәләр. Аларны тормышта кулланып, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзләре генә өйрәнеп калмыйлар, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән дә белемнәрен уртаклашалар, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклегенә үрнәк күрсәтәләр. Алар бүген юлларда тәртип һәм куркынычсызлык тәэмин итүчеләргә лаеклы алмашка әйләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев