Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Бүген Кече Елгада авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды

100 квадрат метр мәйданлы бина республика программасы буенча төзелгән.

авторның фотосы
Аны ачу авыл халкы өчен чын бәйрәм чарасы булды. Кече Елганың матур итеп киенгән ачык йөзле, шат күңелле кешеләре тарихи моментны раслау өчен авыл үзәгенә җыелдылар.
Бүген аларның шатлыгын Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әгъзам Гобәйдуллин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм башка җаваплы хезмәткәрләр уртаклашты.
Алар авыл халкын яңа матур объектны сафка бастыру белән котладылар һәм башкарма комитет бинасында авыл халкының барлык борчыган проблемалары вакытында хәл ителүен, бирегә Кече Елга кешеләренең тиешле ярдәм алуларына ышанып килүләрен теләделәр. Һәм традиция буенча кызыл тасманы кистеләр.
Ачылу тантанасында төзелеш подряд оешмасы вәкилләрен һәм җирлек тормышында актив катнашкан авыл кешеләрен бүләкләү процедурасы үткәрелде.
Авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы Кече Елганың истәлекле урынына әйләнгән халык театры бинасы янәшәсендә урнашкан. Авыл үзәге хәзер тагын да матуррак һәм төзегрәк.
Яңа административ бинада җитәкчелек өчен кабинетлар, бухгалтерия һәм архив өчен бүлмәләр, вестибюль һәм универсаль санузел каралган. Бина инвалидлар һәм аз хәрәкәтчән гражданнар өчен дә җайлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Кече Елгада авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды