Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Илкүләм проект буенча Казанда сугыш геройлары исемен йөрткән урамнар ремонтланачак

2024 елда Казанның Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән Гаврилов һәм Заслонов урамнарына ремонт ясалачак. Бу ремонт эшләре илкүләм проект нигезендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Яңа Савин районындагы Гаврилов урамында ремонтлана торган участокның (Маршал Чуйков урамыннан Хөсәен Ямашев проспектына кадәр) озынлыгы 900 метрны тәшкил итә. Юл эшләренә төбәк бюджетыннан 147 миллион сум бүленә. Урам Советлар Союзы Герое — совет офицеры, майор, 1941 елда Брест кирмәнен саклауда катнашкан Петр Михайлович Гаврилов хөрмәтенә аталган.

Башкаланың Вахитов районында Заслонов урамы ремонтланачак. Төзекләндерелә торган участокның озынлыгы 280 метрны тәшкил итә һәм аны финанслауга шулай ук Татарстан бюджетыннан 60 миллион сум юнәлдерелә. Әлеге урам Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссиядә партизан хәрәкәтен оештыручы һәм җитәкләүчеләрдән берсе булган Константин Сергеевич Заслонов исемен йөртә.

Юл участокларында булган асфальт-бетон япма өске катлауга вак ташлы-мастикалы асфальт-бетон җәеп ремонтланачак, өсте яктылыкны чагылдыра торган яңа юл билгеләре урнаштырылачак, дип ачыклык керттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Кама ягы" Илкүләм проект