Лаеш делегациясе Казанда рус теле бәйрәмендә булды
2023 елның 7 июнендә, М.Җәлил исемендәге опера театрында рус теле һәм бөек рус шагыйре һәм язучы А. С. Пушкинның туган көне бәйрәме узды. Рус мәдәнияте җәмгыяте чакыруы буенча анда Лаеш районы делегациясе дә катнашты
Аның составында Валентина Клюшина, Наталья Суханова, Валентина Варина һәм башкалар бар иде..
Валентина Клюшина сөйли:
— Миңа Лаеш районыннан делегация составында булу һәм А. С. Пушкин туган көненә багышланган чарада катнашу бәхете тиде..
Нәкъ менә Пушкинны рус телен үстерүгә нигез салучы дип саныйлар. Мәскәү театры артисты Вениамин Смехов рус шагыйрьләренең күп кенә шигырьләрен укыды. Лермонтов, Маяковский Пастернак, Вознесенский кебек бөек шагыйрьләрнең һәм, әлбәттә инде, Пушкинның үзенең шигырьләре яңгырады. Укытучыларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә «Атказанган мәгариф һәм мәдәният хезмәткәре» хөкүмәт бүләкләре һәм исемнәре тапшырылды. Аннары М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, балалар хореография коллективлары, Татар академия хоры артистлары катнашында концерт булды.. Зал басып Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне сәламләде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү сүзләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев