Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш районы башлыгы Габишевта яшәүчеләр белән очрашуда аларның сорауларына җентекләп җавап бирде

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 3 февралендә, Габишев җирлегендә халык район башлыгы һәм авыл җирлеге башлыгы белән очрашты.

Фото авторы — Денис фролов. 

Җыелганнар алдында район башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады. Ул узган елда районның нинди уңышларга ирешүен искә төшерде, аннары авыл халкының күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Габишев проблемаларының берсе — суның сыйфаты түбән булу. Ул болганчык, куллану өчен яраксыз.

Илдус Зарипов бу мәсьәләне хәл итү буенча эш алып барылуын әйтте. Су чистарту системасын куярга ниятлиләр.
Ленин урамында тротуар ясатуны сорадылар, чөнки балалар мәктәпкә юлдан йөри.

Халык урман утыртмаларының давылдан соң калган үлгән агачлардан чистартылмавы белән борчыла.

Җәмәгать транспорты эше буенча сорау яңгырады: Габишев — Комлы Ковал маршруты буенча автобус җибәрүне сорыйлар.
Шәхси характердагы да үтенечләр булды. Әйтик, чыгыш ясаучыларның берсе Габишевтан барлык кар һәм яңгыр сулары үзәнлектәге участокка агып төшүеннән зарлана. 

Очрашуга йомгак ясап, Илдус Зарипов Габишевта яшәүчеләргә активлыклары, хезмәт сөючәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Аларга яңа уңышлар теләде, хакимият һәм халыкның уртак тырышлыгы гына көнүзәк проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәген тагын бер кат ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы башлыгы Габишевта яшәүчеләр белән очрашуда аларның сорауларына җентекләп җавап бирде