Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш районы язгы чәчү эшләренә керешергә әзерләнә

Бу атнада районның кайбер хуҗалыклары чәчүгә керешәчәк. Иртә яз һәм җылы, коры һава торышы чәчүне вакытыннан бераз иртәрәк башларга мөмкинлек бирә.

Беренчел фаразлар буенча, быел 14751 гектар җирдә бодай, арпа, солы, ашлык кукурузы, карабодай, борчак чәчеләчәк. Техник культуралар арасында 4479 гектар җирдә рапс, горчица, көнбагыш, рыжик, җитен үстереләчәк.

2023 елда 435 гектар җир бәрәңге өчен, 206 гектар- башка яшелчәләр өчен бирелә. Азык культуралары 9282 гектар җирдә үсәчәк.

Быелгы уңыш өчен 8333 гектар җирдә көзге бөртекле культуралар: бодай һәм арыш утыртылды.

“Ни чәчсәң - шуны җыясың” икәнен истә тотып, район аграрийлары язгы кыр эшләренең җаваплы чорына ашкынып керешәләр. Киттек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы язгы чәчү хуҗалык