Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш районының Пәрәү авылында Сабантуйны күңелле итеп үткәрделәр

Сабан туе бәйрәме йөзләгән авылдашны, район кунакларын һәм Казаннан килүчеләрне бергә җыйды.

Бәйрәм татар халкының гореф-гадәтләренә багышланган театральләштерелгән тамаша белән ачылып китте. Бу гүзәл чыгышта милли киемнәрдәге дистәләгән бала һәм үсмер катнашты. Бәйрәм кунакларын икмәк-тоз һәм тәмле чәк-чәк белән каршы алдылар.

Пәрәү авыл җирлеге имам-хатыйбы Гомәр Арсланов дога кылды һәм шуның белән язгы кыр эшләре тәмамлануга хәер-фатиха бирде. Пәрәү авыл җирлеге башлыгы Фанил Тимергалиев авылдашларын бәйрәм белән котлады һәм якын арада Ватанны саклаучыларның өйләренә Җиңү белән кайтуларына ышаныч белдерде.

Бүләкләү тантанасында быел бергә яшәүләренең юбилеен билгеләп үтүче гаилә парларына бүләкләр тапшырылды. Шулай ук гаиләләрендә күптән түгел генә сабыйлар дөньяга килгән яшь әти-әниләр дә игътибардан читтә калмады.

Бәйрәмне Фәннур Фатыйхов һәм Дамир Галиәскәров алып барды. Алар тамашачыларны үзләренең җырлары белән җилкетеп тордылар, җор шаярулары белән күңелләрне күтәрделәр һәм мәйданда узган уен-ярышларны гаять җанлы иттеләр. Авыл халкы өчен җирле һәм чакырылган артистлар чыгыш ясады.

Пәрәү Сабантуенда һәркем үзенең табигатенә һәм яшенә туры келә торган сынау таба алды. Иң беренче һәм иң күп кеше катнашкан уен — авызга чи йомырка салынган кашык кабып йөгерү булды. Йөгергән вакытта йөкне төшереп җибәрмичә көндәшләрне артта калдыру — иң җитез, шәп һәм үз-үзен идарә итә белүчеләр өчен генә . Катнашучылар сак, ләкин тиз хәрәкәт иттеләр. Тамашачылар һәр кискен хәрәкәттән тын калдылар, әгәр йомырка төшеп китсә — мәйдан уртасында бердәм көлү тавышы да яңгырады.

Авылдашларның иң яраткан уеннарының берсе — күзләрне бәйләп чүлмәк вату булды.

Катнашучының күзен бәйлиләр, кулына озын таяк бирәләр һәм җирдә торган чүлмәк янына китерәләр. Аңа бер сугуда ук эләктерергә кирәк иде. Алып баручылар һәм тамашачылар кая сугарга кирәклеген кычкырып тордылар — таяк чүлмәккә тигәнче «сулгарак», «уңгарак», «алга» дигән авазлар бер дә тынып тормады.

Капчык киеп йөгерү бәйрәмгә аеруча күп хис-тойгылар өстәде.

Бу ярышта олысы да, кечесе дә катнашты. Сынауда катнашырга теләүчеләр шулкадәр күп иде, хәтта өстәмә стартлар оештырырга туры килде. Малайлар һәм кызлар, егетләр һәм сылулар, ир-атлар һәм хатын-кызлар, көндәшләрен артта калдырырга тырышып, чабылган үлән өстеннән күңелле итеп сикерделәр. Бергә җыелып сикергәндә моны эшләү җиңел түгел иде: күпләр тигезлекне саклый алмыйча җиргә егылдылар, ә аннары тиз генә кабат басып, алга йөгерүләрен дәвам иттеләр.

Йомыркалы кашык белән яисә капчык киеп йөгерүдән ким булмаган хис-тойгыларны көянтә-чиләк белән йөгерү ярышы да тудырды. Ике тулы чиләк суны,  түкмичә-чәчмичә һәм юлдан тайпылмыйча, иңбашында алып үтәргә кирәк иде. Бу бик җиңел ярыш кебек күренергә мөмкин. Ләкин беренче катнашучылар ук моның киресен исбатлады — биредә көч тә, җитезлек тә, тигезлекне саклый белү дә кирәк.

Бик кызыклы һәм мавыктыргыч ярышларның берсе — катык тутырылган таздан тәңкә «тоту» булды.

 

Бу татар халкының милли уены — тәңкәне катык эченнән тешләр белән генә алып чыгарга кирәк иде. Шушы тәңкәне тапмыйча, йөзне таздан күтәрергә ярамый. Катнашучылар бик сәләтле булып чыкты: иң җитезе тәңкәне 3,9 секунд эчендә үк таба алды! Тагын ике катнашучы да искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте — алар бу эшне тиешенчә 5 һәм 8 секунд эчендә башкарып чыктылар.

Оештыручылар милли традицияләрне саклаучы һәм бәйрәмгә милли киемнәрдән килүче һәркемне бүләкләп бардылар. Бәйрәмнең иң гүзәл өлеше булып гүзәл затлар өчен оештырылган бәйге торды. Сәхнәдә бәяләүчеләр (жюри) иң зур һәм затлы чәчле сылуны табу максатыннан, һәр катнашучы кызның чәч озынлыгын үлчәде. Нәтиҗәдә, чәчләренең озынлыгы 80 сантиметрдан артып киткән биш җиңүче сайлап алынды.

Актив уеннардан арыганнар өчен сәүдә рәтләре эшләп торды. Биредә ниләр генә юк иде — кайнар шашлыклардан алып, татлы мамыкка һәм өйдә пешерелгән тәмле камыр ашамлыкларына кадәр. Мәйдан өстендә шулкадәр тәмле исләр таралды, хәтта аларга каршы тору мөмкин түгел иде. Балалар һәм үсмерләр дә бер дә күңелсезләнмәде — алар өчен аерым күңел ачу урыннары: батутлар, аквагрим һәм мастер-класслар оештырылды.

Пәрәүдәге  Сабантуй чын-чыннан бик югары дәрәҗәдә һәм гөрләп узды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районының Пәрәү авылында Сабантуйны күңелле итеп үткәрделәр