Лаешлылар Свердловск өлкәсендәге Сабантуйда матур ишегалды тәкъдим иттеләр
Бәйрәмдә Татарстаннан артистлардан алып һөнәрчеләргә кадәр 100 дән артык кеше катнашты.

Сабантуйда катнашучылар арасында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Лаеш районы башлыгы Идьдус Зарипов, республиканың һәм районның башка җаваплы затлары бар иде.
Җитәкчеләр татар традицияләрен саклауның мөһимлеген ассызыкладылар һәм Свердловск өлкәсендә татар җәмгыятенең актив тормышын билгеләп үттеләр. Катнашучылар фикеренчә, мондый бәйрәмнәр төбәкләргә дус булырга һәм мәдәният белән алмашырга ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, Лаеш районының тугандаш Сысерт шәһәр округы белән дустанә мөнәсәбәтләре урнашкан. Күптән түгел Дмитрий Нисковских җитәкчелегендә Сысерт округы делегациясе Лаеш районында Каравон фольклор бәйрәмендә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев