Столбище вокалистлары Мәскәүдә «Башкала ритмнары» фестивалендә җиңде
Иртәне яхшы хәбәрләрдән башлыйбыз. 28-30 мартта Мәскәүдә узган «Башкала ритмнары» халыкара фестиваль-конкурсында Елена Абдрашитова тәрбияләнүчеләре бик шәп чыгыш ясады.
Лаеш районы вәкилләренең күпсанлы казанышлары турында башкаладан кайткан грамоталар сөйли.
«Вокаль башкару» номинациясендә үз яшь категорияләрендә дипломнар алдылар:
— беренче дәрәҗә: Алия Зыятдинова, Илһам Зарипов, Ильмир Мөхәммәтҗанов һәм җитәкче Елена Абдрәшитова (25 яшьтән өлкәнрәк);
— өченче дәрәҗә: Екатерина Коломиец, Аиша Исмәгыйлева, Эмилия Сафиева.
«Башкала ритмнары» балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсында иҗат үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты белән Столбище вокалистлары җитәкчесе Елена Абдрашитова билгеләп үтелде.
Катнашучыларны котлыйбыз! Молодцы!
Күбрәк фотоларны түбәндә, мәкаләләр галереясендә карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев