Табигый материаллардан скульптуралар паркы
Атабайдагы АрхПикникта табгый материаллардан ясалган скульптуралар куелган
Фотоны Гөлфия Сабирова бирде
Каманың Иделгә койган урынында туристларны җәлеп итә торган яңа урын — АрхПикник барлыкка килгән.
2022 елда «Окно» заманча сәнгать галереясе Казанның «Точка прикосновения» берләшмәсе скульпторлары белән берлектә республика халкын һәм туристларны җәлеп итү өчен яңа нокта булдыруны тәкъдим итте. Идеяне Лаеш районында хупладылар. Искиткеч ландшафтлы һәм матур урын Атабайның Кама яр буе сайланды. Проектның башында — «Окно» заманча сәнгать галереясе җитәкчесе, ТР рәссамнәр һәм фотографлар берлеге әгъзасы, Диләрә Байчурина..jpg)
Беренче АрхПикник 2022 елның 26 июнендә булды. Беренче көнне үк аңа мең ярымнан артык кеше килде. Тамашачыларга экоматериаллардан эшләнгән фигуралар күрсәтелде. Бу В. И. Суриков исемендәге МГАХИның Казан филиалын тәмамлаган Татарстанның яшь скульпторлары һәм Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары хезмәте нәтиҗәсе. Скульпторлар ачык һавада табигый материаллардан скульптуралар паркы булдырганнар..jpg)
-Бу фигураларны табигать үзе рухландырган, алар тормышны тасвирлый. Әгәр алар җәмгыятьне азга гына булса да смартфоннардан аерса һәм кеше хезмәте һәм табигый ресурсларны берләштергән сыннарга сокланырга мәҗбүр итсә, бик яхшы бит, — дип үз фикерен белдерде Татарстанның әйдәүче скульпторы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Асия Миңнуллина.
2023 елның 8 июлендә җирле экоматериаллардан ленд-арт техникасында скульптуралар ясауны күзәтергә, олылар һәм балалар өчен осталык сәгатьләрендә катнашырга, музыкаль һәм театраль этно-фольклор төркемнәр чыгышларыннан төзелгән концерт программасы карарга, халык ашларын авыз итәргә, яшел үләндә уңайлы кәнәфи-капчыкларда аунарга һәм көч алырга була.
Оештыручылар бу чараны этноскульптуралар паркында сезонлы очрашулар һәм бәйрәмнәр белән ел саен үткәрергә ниятлиләр. Алар проект гомумроссия дәрәҗәсенә, һәм, бәлки, халыкара форматка чыгар дип хыялланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев